news_header_bot
Язманы тыңлагыз

15 меңләп Россия туристы ял итә торган Төркия курортларында җир тетрәгән

news_top

3 июньдә Төркиянең Мугла провинциясендә 5,8 магнитудалы җир тетрәү булган, хәзерге вакытта анда 10-15 мең Россия туристы ял итә. Бу хакта Россия туроператорлары ассоциациясендә хәбәр иттеләр, дип яза «Комсомольская правда».

Мугла – Россия туристлары арасында Анталья курорт провинциясе кебек үк популяр түгел. Шулай да, анда бик популяр берничә курорт бар: Мармарис, Бодрум, Фетхие. Узган төндә булган җир тетрәү нәкъ менә Мармариска бик якын булган.

Россиядән килгән туристлар арасында зыян күрүчеләр юк, дип ышандыралар Россия туроператорлары ассоциясендә. Бер туркомпаниядә сөйләүләренчә, Мармариста җир тетрәү башлангач, туристлар кунакханәләрдән урамнарга чыккан.

Төркия туризм министры Али Ерликай сүзләренчә, җир тетрәү вакытында биналарга һәм туристлык инфраструктура объектларына зыян килмәгән.

Туроператорларга шикаятьләр белән мөрәҗәгать итүчеләр булмаган, ашыгыч рәвештә Төркиядән китәргә теләүчеләр дә юк, диләр Россия туроператорлары ассоциясендә.

Анталья һәм Измир провинцияләрендә дә зур булмаган җир тетрәүләр теркәлгән. Анда җимереклекләр юк, ял итүчеләрнең күбесе җир тетрәү турында яңалыклардан гына белгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар