news_header_bot
Язманы тыңлагыз

15 майга һава торышы һәм ай календаре

15 майга һава торышы һәм ай календаре.

news_top
15 майга һава торышы һәм ай календаре

15 майда Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә көнбатыш районнарда яңгыр явачак. Иртән һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр булырга мөмкин. Көньяктан уратча тизлектә, иртән һәм көндез 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +5..+10˚, көнчыгыш районнарда 0..+5, туфракка -2˚ градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез +12..+17˚ градус. 

Кимүче ай, ай балык йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Үсемлекләрне сугару, ашлау өчен уңышлы чор. Бәрәңге, сөенчек, сарымсак утырту өчен дә уңай көн.

Чәчәк түтәле

Үсемлекләрне сугару, ашлау өчен уңышлы чор. Күпьеллык чәчәк төпләренә компост чәчәргә була.

Җиләк-җимеш бакчасы

Агач-куаклар утыртырга, ботакларын кисәргә ярамый. Үсемлекләрне сугару, ашлау өчен уңышлы чор.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар