15 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән кар, җепшек кар явачак. Көндез явым-төшемнәрсез. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -1..-6˚, көндез +2..+7˚ градус. Юлларда бозлавык.
Кимүче ай, ай Укчы йолдызлыгында.
Рассаданы күчереп утыртырга, бүлгәләргә, ашлама сибәргә була. Агач-куакларга форма биреп, ботакларын кисәргә кирәк.