15 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -2..-7˚ градус салкын була. Көндез +10..+15˚ градус.
Үсүче ай, ай Арыслан йолдызлыгында.
Корылыкка чыдам чәчәләр утырту, рассадаларын бүлгәләп күчереп утырту өчен уңай вакыт. Туфракны эшкәртергә, шытымнарны сирәкләргә була. Бу көннәрдә җыелган дару үләннәренең файдасы зур.