15 литр кан, 5 операция, 25 көн: Татарстан табиблары агрессив раклы малайны коткарган
220 көн хастаханәдә, аның чиреге реанимациядә, берничә катлаулы операция – лейкозның сирәк формасы белән авыручы 9 яшьлек малай, аның әти-әнисе һәм ДРКБ табиблары әнә шундый юл узган. Алар баланы берничә мәртәбә чын мәгънәсендә теге дөньядан тартып ала. «Татар-информ» бик катлаулы сынаулар һәм чиксез мәхәббәт тарихы турында яза.
Беренче сынау: яман шешнең катлаулы формасы
Рак үзенә корбаннарны сайлап алмый – аның белән картлар да, көч-дәрте ташып торучылар да, хәтта әле тормышлары башланып кына килүчеләр дә авырый. Онкология хәтта бер яше тулмаган балаларда да табыла.
Нәни онкопациентлар күбесенчә гемобластозлар – гади генә әйткәндә, кан рагы белән авырый. Аның иң киң таралган формасы – лейкоз. Лейкоз булганда сөяк мие организмны патогеннардан саклый алмый торган аномаль лейкоцитларны бик күп күләмдә бүлеп чыгара. Әкренләп алар канның сәламәт күзәнәкләрен кысрыклап чыгара һәм системалы өзеклек китереп чыгара.
«Лейкозның берничә төре бар. Иң җитдие һәм иң катлаулысы – промиелоцитар лейкоз. Ул артык нык таралмаган, әмма агрессив булуы һәм үлем очраклары югары булу аркасында, экстрен һәм катлаулы дәвалау таләп итә. Безнең клиника командасы нәкъ менә шушы төр рак белән авырган пациентка ярдәм итте, аны берничә мәртәбә үлем тырнагыннан йолкып алдык», – дип сөйләде Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибының хирургик ярдәм буенча урынбасары Михаил Поспелов.
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
Икенче һәм өченче сынау: баш миенә кан саву
«Безнең пациент, 9 яшьлек малай, бернинди тайпылышсыз үскән. Спорт белән шөгыльләнгән, гомумән, актив булган. Бервакыт ул авырып китә. Билгеләре буенча ОРВИ була: хәлсезлек һәм югары температура», – дип сөйли Михаил Поспелов.
Әти-әнисе баланы ДРКБның кабул итү бүлегенә алып килә, аңа комплекслы тикшеренү уздыралар. Кан анализы табибларда ракка шик уята. Баланы онкология үзәгенә яткыралар. Әти-әни өчен «промиелоцитар лейкоз» диагнозы хөкем карары сыман яңгырый.
«Авыру геморрагик синдром белән бергә барды, ягъни, пациентның лайлалы тышчалары гел канады һәм әгъзаларына кан сауды. Без иң катлаулы вариантка әзер идек, һәм чир нәкъ шушы юлдан китте дә», – диде табиб.
ДРКБда ятуның өченче көнендә малайның башы миенә бик көчле кан сава. Ул критик хәлдә була. Табибларга гаять катлаулы карар кабул итәргә туры килә: кан акканда операция ясау – югары риск, ә операция ясамасаң – баш мие үләчәк.
«Нейрохирурглар пациентны операция бүлмәсенә алды. Бала бик күп кан югалтты, тик безнең белгечләр бу бурычны җиңеп чыкты. Алар баш сөягенә трепанация ясады һәм гематоманы алды. Баланы реанимация күчердек, тик якынча 8 сәгатьтән, шул ук көнне кич, баш миенә икенче мәртәбә кан сауды. Табиблар баланың гомеренә янаган чираттагы куркынычны җиңде. Бу хәлдә без критик ситуация этабын һәм тотрыкландыру этабын даими узып тордык», – диде Михаил Поспелов.
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
Дүртенче һәм бишенче сынау: эчәклектә тромблар һәм перитонит
Балага беренче көннән үк кан агуны туктатырга булыша торган препаратлар бирәләр. Аларның икенчел нәтиҗәсе – тромблар барлыкка килү.
Эчәклек тамырлары тромблар белән тыгыла. Тамырлар тыгылып торган берничә сәгать эчендә кан әйләнеше бозыла, эчәклектә тишек барлыкка килә һәм шуның аша әгъза эчлеге корсак куышлыгына эләгә. Перитонит башлана.
«Без кабат сайлау алдында калдык. Без рискка барабыз, чөнки баланы коткарырга кирәк, тик аның бик авыр хәлдә булуы көн кебек ачык. Кан күрсәткечләре начар иде, гәрчә аңа гел кан салып тордылар. Безнең пациент өчен кан салу белгечләре 15 литр кан әзерләде», – дип сөйләде ДРКБ баш табибы урынбасары.
Монда абдоминаль хирурглар да кушыла. Чөнки кан агымы бозылу сәбәпле, эчәклекнең бер өлеше үлә башлаган була, аны алырга туры килә. Михаил Поспелов сүзләренчә, моны эшләргә кирәк була, чөнки әгъзаның кайбер өлешләре тернәкләнә алмаган булыр иде инде.
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
Алтынчы, җиденче һәм сигезенче сынау: ИВЛ, сепсис һәм терапия эзләү
«Соңыннан дифференцировочный синдром башланды. Әлеге катлаулы халәттә онкология күзәнәкләре бик тиз өлгерә һәм полиорган җитешсезлеге башлана. Мәсәлән, балада сулыш алу белән проблемалар башланды һәм аны ИВЛ аппатарына тоташтырдылар», – дип аңлатты Михаил Поспелов.
Бу халәттән арыну өчен, табиблар зур микъдарда гормоннар кулланган. Алар уңышка ирешә ала. Киләсе этапта, медиклар иммунитет бөтенләй булмау аркасында барлыкка килә башлаган сепсиска азарга ирек бирми.
«Алга таба ничек дәваларга, дигән сорау туды. Тормыш өчен әһәмиятле функцияләрне генә эшләтеп тору – вариант түгел. Классик химия терапиясен пациент күтәрә алмаска мөмкин. Һәм шул вакытта дәвалануның инновацион ысулы – мышьяк триоксиды препараты ярдәмгә килде. Ул мизгелгә илдә аны куллану тәҗрибәсе юк иде әле. Россиянең әйдәп баручы балалар онкоүзәге, Рогачев исемендәге НМИЦ белгечләре белән килештереп, без бу препаратны куллана башладык», – дип сөйләде доктор.
Мышьяк триоксиды шешне җиңә һәм бер айдан көтеп алынган ремиссия башлана. Шуннан соң хирурглар малайга яңа эчәклек булдыра һәм баш сөяге трепанациясеннән соң калган дефектларны бетерә. Бала өенә үз аякларында кайтып китә.
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
«Ремиссиядәге пацент – җиңү»
Хастаханәдән чыкканнан соң малай тулысынча тернәкләнә. Ул укый, футбол уйный, тимераякларда шуа.
«Безнең пациент ремиссиягә чыкты – бу безнең бердәм команданың җиңүе. Аның сәламәтлегенең киләчәгенә 100 процентлы фараз бирмибез, тик ышандырып әйтәм, бала ДРКБ табиблары контролендә», – диде баш табиб урынбасары.
ДРКБның барлык хезмәтләре дә чираттагы мәртәбә үзләренең югары осталыгын күрсәтте һәм шушындый катлаулы очракны җиңеп чыкты. Алар алны-ялны белми эшли һәм яшь пациентны берничә мәртәбә үлем тырнагыннан йолып ала.
«Балалар сәламәтлеген саклау хезмәткәрләре барысы да пациентларның тарихын үзләре аша уздыра. Аларның һәрберсе уникаль. Еш кына алар катлаулы була, әмма без бу һөнәргә балаларны иң катлаулы хәлдә дә дәваларга һәм коткарырга килдек. Һәр очрак йөрәктә үзенчә кала. Кайберләре ярты елдан соң хәтердән бераз җуела башлый, ә кайберләрен еллар буе тәфсилләп-тәфсилләп башта әйләндерәсең. Иң мөһим сөенеч – коткаруга синең дә өлеш кергәнен аңлау, белемеңнең, сәләтеңнең һәм тәҗрибәңнең нәтиҗә китерүе. Үз уңышларыңа гына түгел, ә баланы, аның әти-әнисен, туганнарын һәм дусларын да бәхетле итүеңә дә сөенәсең. Кешеләргә игелек китерү – гомуми бәхеттер, мөгаен», – дип саный Михаил Поспелов.
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
«Безнең гаилә өчен бу ел – борчылулар, өмет һәм көрәш елы булды»
Тугыз яшьлек малай ДРКБда барлыгы 220 көн ята. Аларның:
- 53 көне – реанимациядә;
- 25 көне – ИВЛ аппаратында;
- 4 сеанс гемосорбция уза – махсус аппарат ярдәмендә канны токсиннардан чистарту;
- 5 операция кичерә.
Бүген ул «Татар-информ»га комментарий биргән әти-әнисе янында иде.
«Шушы вакыт эчендә улыбыз бик күп катлаулы операция кичерде, озак дәвалану һәм катлаулы тернәкләнү узды. Безнең гаилә өчен бу ел – борчылулар, өмет һәм көрәш елы булды. Шушы вакыт эчендә безнең яндагы табиблар үз эшләрен гаять югары профессиональ дәрәҗәдә башкарып кына калмады, ә безгә кеше буларак таяныч та булдылар.
Хирургларга, анестезиологларга, реаниматологларга, шәфкать туташларына һәм улыбызны дәвалауда катнашкан ДРКБның бөтен персоналына ихлас күңелдән рәхмәт. Һәр уңышлы операция һәм дәвалануга илткән юлдагы һәр адымда профессионаллар командасының бик зур эше тора.
Бүген улыбыз үзен яхшы хис итә, актив тормыш алып бара, балалар лагеренә бара, дуслары белән аралаша һәм яңа уку елына әзерләнә. Безнең гаилә өчен бу бик зур бәхет һәм табибларның нинди колоссаль эш башкаруына иң яхшы күрсәткеч», – дип сөйләде малайның әти-әнисе.
Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов