news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«15 көн калды» – сентябрьдән машина йөртүчеләр өчен яңа кагыйдәләр гамәлгә керә

news_top
«15 көн калды» – сентябрьдән машина йөртүчеләр өчен яңа кагыйдәләр гамәлгә керә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Россиядә 1 сентябрьдән машина йөртүчеләрнең исерек булу-булмавын тикшерү тәртибен үзгәртәләр. Бу хакта РИА Новости яза.

«Халык фронты. Аналитика» юнәлеше автоэксперты, «Автомобильчеләрнең хокукларын яклау» оешмасының эш төркеме җитәкчесе Петр Шкуматов сүзләренчә, инспекторлар гражданнарны медицина тикшерүенә язма ризалык алганнан соң гына алып бара ала. Шул ук вакытта документны имзалаудан баш тарту административ хокук бозу булып саналачак.

Моннан тыш, алкотестерда пробалар алуда вакыт аралыгы 20 минуттан 25 минутка кадәр арттырыла. Нәтиҗәләр рөхсәт ителгән хилафлык чикләрендә тәңгәл килгән очракта, эш туктатыла. Хәзер сидек анализы катгый рәвештә 60 минут эчендә тапшырылырга тиеш, юкса табиблар кан анализы алачак.

«Имзалаудан баш тарту һәм анализ тапшыруны сузу хәзер автомат рәвештә баш тарту буларак кабул ителәчәк. Ниһаять, тест уздырылачак психоактив матдәләр санын арттыру наркотиклар куллануның реаль картинасын күрсәтәчәк. Гомумән алганда, бу – юлларда иминлекне арттырырга һәм кабат хокук бозулар санын киметергә тиеш, хәтта процедура үзе бераз озынрак һәм формальрәк булса да», – дип йомгаклады Шкуматов.

Кагыйдәләрне кырысландыру йөртүчеләр өчен рульдә шәхси җаваплылыкны җентекләбрәк үтәргә сәбәп булачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар