15 килограммга ябыкканнан соң, Николай Дроздовның эчәкләрендә ялкынсыну башланган
Соңгы вакытларда массакүләм мәгълүмат чараларында телевидение алып баручысы Николай Дроздовның сәламәтлеге начар булуы турында хәбәрләр еш чыга башлады. Узган кышта алып баручы бозга егылып имгәнде, хәзер исә, 15 килограммга ябыкканнан соң, эчәклекләрендә ялкынсыну барлыкка килгән. Бу хакта СтарХит сайты яза.
86 яшьлек Николай Дроздов, гәүдә авырлыгын җайга салырга теләп, шактый гына ябыккан – ул элек 90 килограмм булса, хәзер 75 килога калган. Дөрес, аның яшендә мондый экспериментлар тискәре нәтиҗә дә биргән – Дроздовта җитди авыру ачыклаганнар.
«Минем яшьтә бу манипуляцияләр бик куркыныч инде, организм хәлсезләнеп беткән. Кисәк кенә эчем авырта башлады, түзеп булмаслык иде», – дип сөйләгән телевидение алып баручысы.
Хәзер Николай Дроздовта бер кочак авыру, өстәвенә, эчәклекләре дә ялкынсынган. Простата бизе зурайган, бөерләрендә киста бар. Хәзер ул клиникада ята, диета тота. Клиникада әйтүләренчә, Николай Дроздов анда июль ахырына кадәр булачак.
Николай Дроздов гыйнвар аенда егылганнан соң сөякләрен сындырып хастаханәгә эләккән иде.
«Табиблар аның 8 кабыргасы сынганын ачыклады. Бу атна буе Николай Николаевичны көчле сызланулар интектерде. Хәлен җиңеләйтү өчен, аңа гел авыртуны баса торган уколлар ясап торалар. Ул бирешми, төшенкелеккә бирелми», – дип сөйләде аның дусты Константин Мирошник «Ты не поверишь!» тапшыруында.