news_header_bot
Язманы тыңлагыз

15 июньгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
15 июньгә һава торышы һәм ай календаре

15 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез боз да яварга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүчән җил, секундына 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метрга, яшен вакытында 15-23 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +16..+21, көндез +27..+32, көнчыгыш районнарда +35 градуска кадәр фаразлана.

Үсүче ай, ай Үлчәү йолдызлыгында.

Укроп, салат, брокколи кәбестәсен кабат чәчү өчен уңышлы көн санала. Шулай ук күпьеллык суган, бөртеклеләр һәм кузаклыларны утыртырга була. Туфракны йомшартырга, чүп утарга, су сибәргә мөмкин.

Яшеллекне җыеп, киптерергә уңайлы вакыт. Берьеллык чәчәкләрне ачык туфракка утыртырга, чәчәк аткан күпьеллык чәчәкләрне бүлеп, күчереп утыртырга була. Бүлмә һәм дару үләннәрен күчереп утыртырга мөмкин. Бу көнне чәчәк, җиләк һәм декоратив куаклар утыртырга киңәш ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар