Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

15 июньгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
15 июньгә һава торышы һәм ай календаре

15 июньдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Төньяк-көнчыгыштан җил секундына 4-9 метр тизлектә фаразлана, көчәйгәндә 12 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, түбән җирлекләрдә +5..+7˚, ә көндез +22..+27˚ көтелә.

Кимүче ай, ай Үгезбозау йолдызлыгында.

Тамыразыкларга ашламалар сибәргә кирәк. Яшелчә түтәлләрен йомшартырга була. Корткыч бөҗәкләргә каршы көрәшү өчен уңышлы вакыт.

Шалкан белән торманы кабат чәчәргә, кишер белән чөгендерне сирәкләргә, томатларның ян үсентеләрен алырга мөмкин.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100