«15 ел йөрәк елый» - «Болгар кызлары» төркеме Диләрә Мөбәракшинаны искә алды
«Болгар кызлары» төркеме кызлары 15 ел элек вафат булган солистка Диләрә Мөбәракшинаны искә алдылар. Аңа нибары 17 яшь булган.
Җырчы Айгөл Зәйнуллина Диләрә белән төшкән фотолар урнаштырган. «Диләрә…синең безнең белән булмавыңа 15 ел. Рәхимсез үтерүче гомереңне тартып алган, шул каһәр суккан көннән 15 ел узган. Фаҗига. Вакыт узса да, әнисенең, якыннарының йөрәктәге әрнү-газапларын, сызлануларын берни дә баса алмас. Әле кичә генә кебек, синең белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырулар, серләшүләр. Кадерле, якын кешем! Теге вәхшидән саклап кала алмаганыбыз өчен кичер безне. Ул вәхшиләргә берни булмый, яшиләр, алар беркемгә дә кирәкми. Гадел хөкем һәм дөреслек юк!
Тыныч йокла. Беләм, син янәшә! Йөрәк елый! Яратабыз, онытмыйбыз!
Диләрә Мөбәракшина (16.12.1987 — 03.04.2005)», — дип язган «Болгар кызлары» төркеме солисткасы Айгөл Зәйнуллина.
17 яшьлек Диләрә Мөбәркашинаны төрмәдә утырып чыккан ир-ат өенә кайтып барганда Казан урамында пычак кадап үтергән иде.
«Үтерүче инде 3 ел иректә, ә Диләрәне кайтарып булмый», — дип комментарий калдырган «Болгар кызлары» төркеменең элекке солисткасы Камилия Мифтахетдинова.
«Шундый чибәр! Яшисе дә яшисе! Кызганыч, ниндидер вәхши кеше өчен кемнеңдер газиз баласы китеп баруына. Инде күпме вакыт үтеп киткән! Диләрәнең урыны ожмахта булсын! Рухы шат булса иде, хәзер аңа дога гына кирәк», «Хәтерлибез. Урыны ожмаhта булсын», — дип язалар инстачылар.