news_header_bot
Язманы тыңлагыз

15 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
15 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

15 апрельдә Татарстанда аз болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнчыгыштан көчле, урыны белән 15-20 метр тизлектәге җил. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, көндез +4..+9˚ градус.

Кимүче ай, ай Сукояр йолдызлыгында.

Үсемлекләр утырту, орлыклар чәчү өчен уңышсыз көннәр. Туфрак тизрәк җылынсын өчен, түтәлләрне пленка белән каплап куярга була. Үсемлекләргә корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә, органик ашламалар сибәргә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар