news_header_bot
Язманы тыңлагыз

15, 9, 8 яшьлек өч бала исерек ир-ат гаебе белән батып үлгән

Бер ир-ат көймәгә тугыз бала утыртып, елга аша чыкмакчы булган.

news_top
15, 9, 8 яшьлек өч бала исерек ир-ат гаебе белән батып үлгән

Әстерхан өлкәсендә яшәүче 26 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарганнар. Аны өч бала үлемендә гаепле дип тапканнар. Бу турыда Россия тикшерү комитеты хәбәр итте.

Фаҗига Әстерхан өлкәсенең Володарский районындагы Калинино авылы янында килеп чыга.

Тикшерү версиясе буенча, 22 июльдә бу ир-ат наркотиктан исерек була. Ул танышыннан «Южанка» тибындагы көймә сорап алып тора. Шушы көймәдә тугыз баланы Бузан елгасының аръягына чыгарырга җыена.

Елга буйлап чыгып барганда, бу кеше куркыныч маневр ясый. Көймә каплана. Балалар суга төшеп китә. Алты баланы коткаралар. 15, 9, 8 яшьлек өч бала һәлак була.

Суд бу ир-атны 2 ел 7 айга гомуми режимдагы колониягә озаткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар