Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

15-17 яшьлек үсмерләр утырган «Фольксваген Пассат» юл кырыена төшеп капланган

news_top_970_100
15-17 яшьлек үсмерләр утырган «Фольксваген Пассат» юл кырыена төшеп капланган
Фото: https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Иглин районында авариядә 6 кеше, шул исәптән балигъ булмаган балалар имгәнгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига бүген иртәнге 6лар тирәсендә Уфа-Охлебинино юлының 1нче километрында була.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, «Фольксваген Пассат» машинасы юл кырыена төшеп капланган. Аның 5 пассажиры, шуларның өчесе 15-17 яшьлек үсмерләр, имгәнгән, аларны хастаханәгә китергәннәр.

Урында тикшерүчеләр эшли, диелә хәбәрдә.

Әлеге аварияне тикшерүне прокуратура контрольгә алган.

«Әлеге факт буенча тикшерү һәм процессуаль карар кабул итү контрольгә алынды. Моннан тыш, прокуратура балигъ булмаганнар турында законнар үтәлешен тикшерәчәк. Нигез булган очракта, тиешле чаралар күреләчәк», – диелә прокуратура хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100