Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

15-16 мартка һава торышы һәм ай календаре

15-16 мартка һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
15-16 мартка һава торышы һәм ай календаре

15 мартта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Кар, җепшек кар явачак. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -3..+1˚, көндез 0..+5˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларды бозлавык булырга мөмкин.

16 мартта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Кар һәм юеш кар явачак. Кайбер районнарда буран булачак. Төньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 0..-4˚, көндез -1..+4˚ градус. Юлларда бозлавык.

15 март. Кимүче ай. Ай укчы йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Туфракны йомшарту, шытымнары сирәкләү. Рассаданы күчереп утыртырга, ашлама сибәргә була.

Чәчәк түтәле

Туфракны йомшарту, шытымнарны сирәкләү. Чәчәк рассадаларын күчереп утырту, ашлама сибү. Лианаларны күчереп утырту өчен уңый чор. Декоратив агач һәм куакларга форма биреп кисәргә кирәк.

Җиләк-җимеш бакчасы

Агач һәм куакларгы форма биреп кисәргә кирәк.

16 март. Кимүче ай. Ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Рассадага кара суган орлыгы чәчү өчен уңышлы көн. Рассаданы зур савытларга күчереп утыртырга, үсемлекләргә үсеш стимуляторлары сибәргә кирәк. Кыска булып үсә торган помидорларны күчереп утыртырга була. Органик ашламалар сибү.

Чәчәк түтәле

Чәчәк рассадаларын зур савытларга күчереп утырту, үсеш стимуляторлары сиптерү. Декоратив агач һәм куакларга форма биреп кисәргә кирәк.

Җиләк-җимеш бакчасы

Агач-куакларның астына ашламалар сибү. Агач һәм куакларгы форма биреп кисәргә кирәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100