15 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. кыска вакытлы яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшен булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +3..+8˚, көндез +15..+20˚ градус.
16 майда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Яңгыр явачак, урыны белән яшенле яңгыр. Көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +4..+9˚, көндез +14..+19˚ градус.
Тулган ай.
Бернәрсә дә утыртырга, орлыклар чәчәргә, кисәргә ярамый. Туфракны эшкәртергә, шытымнарны сирәкләргә була. Агач-куакларга корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә кирәк.