30 июльдә Камчаткада көчле җир тетрәүдән соң вулканнар активлыгы башланган. Галимнәр җир асты бәрелешләрен магма учаклары уяну белән бәйли. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, Вулканология һәм сейсмология институты директоры Алексей Озеровка сылтама белән «Комсомольская правда» сайты яза.
Вулканнар бер-бер артлы уянган
Беренче булып Авачин вулканы уянган – аның кратеры өстеннән 300 метр биеклеккә кадәр көл һәм газ баганалары күтәрелгән. Бу – вулкан битенә күтәрелүче туристлар өчен куркыныч, дип кисәтә белгечләр.
Соңыннан Ключевский вулканы активлаша, ул лава чыгарган инде. 30 июльдә көл колоннасы 6 километрга кадәр җиткән, ә лава агымы берничә көн эчендә 1,5 километрдан 3,5 километрга арткан. Галимнәр кызган лава Богданович бозлыгын эретер, һәм бу – бик көчле ләм агымнары китереп чыгарачак, дип борчыла. Ул федераль трассаны ябарга, һәм туристлар Толбачик вулканы янында калырга мөмкин.
Ә иң көтелмәгән сюрпризны Крашенинников вулканы ясаган, ул 1400 елдан бирле «йоклаган». 3 августта ул берьюлы ике ноктадан: кратерыннан һәм тау битендәге яңа ярыктан ата башлаган.
Озерный бистәсендә яшәүчеләр Камбальный вулканы ягыннан ишетелгән гөрелте турында хәбәр итә. Күрәсең, ул да атарга әзерләнә.
Кешеләр һәм авиация өчен куркынычы
Галимнәр халыкка һәм туристларга актив вулканнар районына бармаска куша. Моннан тыш, көл чыгарылу авиация өчен куркыныч тудыра. Хакимиятләргә һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына бу хәлне күзәтүне көчәйтергә кушылган. Алексей Озеров сүзләренчә, хәзер аеруча зур игътибар таләп итә торган экстремаль хәлләр күзәтелә.
Ярымутрау югары әзерлек режимында яши, диелә хәбәрдә.