Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"140 км/сәг тизлектә йөргән": Сигез яшьлек малай әтисенең машинасын урлап киткән

"140 км/сәг тизлектә йөргән": Сигез яшьлек малай әтисенең машинасын урлап киткән

news_top_970_100
"140 км/сәг тизлектә йөргән": Сигез яшьлек малай әтисенең машинасын урлап киткән
Германиядә сигез яшьлек малай әти-әнисенең машинасын урлап киткән. Бала төнлә автобан буйлап йөрмәкче булган. Бу турыда Төньяк Рейн-Вестфалия федераль җирлегендәге Зоест шәһәре полициясе Facebook челтәрендә хәбәр иткән.

Малай әтисенең машинасына утырып, өйдән чыгып китә. Машина автомат күчерү тартмасы белән эшли. Автобанда сәгатенә 140 километр тизлек белән баргач, бала идарә итә алмый башлый. Шуннан соң  гына ул туктарга була. 
 
n-tv телеканалына сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, малай аварияле утларын яндырган һәм машинасы янына өчпочмак рәвешендәге юл билгесен чыгарып куйган.

Бу вакытта баланы әти-әнисе дә югалткан, алар малайны эзли башлаган, полициягә шалтыраткан. Әнисе сүзләренчә, малай картингка күп тапкырлар барган булган, ул машиналар аттракционында уйнаган. Өй янында исә чын машинада да яхшы гына йөри белгән.

Полиция юл кырыенда туктап торган машинаны да, малайны да бик тиз тапкан. "Минем бераз гына йөреп кайтасым килгән иде", - дип сөйләгән бала үзе. 
 
Әлеге вакыйга вакытында беркем дә имгәнмәгән, милеккә зыян килмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100