Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

140 килограммлы кабак күргәнегез бармы? Казан янында үскән

news_top_970_100
140 килограммлы кабак күргәнегез бармы? Казан янында үскән
Фото: Гөлүзә Василова

Казан янындагы Бима бистәсендә 142 килограммлы кабак үстергәннәр. Уңган хуҗабикә Елена Фирсова белдергәнчә, яшелчә көненә 5 килограммга кадәр арта. Мондый гигант яшелчә үстерү өчен 3 ай тырышырга туры килгән. Бу хакта «Татарстан24» сайтында хәбәр ителә.

Якынча исәпләүләр буенча, бүгенге көндә кабакның авырлыгы 150 килограммнан арткан булырга мөмкин. Аны химик ашламалар кертмичә үстергәннәр. Әлегә кабак үсүен дәвам итә һәм күршеләр игътибарын җәлеп итеп тора.

Еленаның гаиләсе кабак согын ярата икән, шуңа күрә галәмәт зур кабактан сок ясарга уйлыйлар. Аннан 140 литрга якын сок чыгарга тиеш, дип исәплиләр, диелгән хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100