Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«14 яшьлек мотоциклчыларны кисәкләп җыябыз»

Җәйге каникуллар алдыннан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Дәүләт автоинспекциясе, Россия тимер юллары, Мәгариф министрлыгы һәм медиклар «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә балалар белән булган коточкыч фаҗигаләр турында сөйләп, өлкәннәргә бәхетсезлек очракларын булдырмый калу юллары турында аңлатты.

news_top_970_100
«14 яшьлек мотоциклчыларны кисәкләп җыябыз»
Владимир Васильев

«Исегездә тотыгыз: автокресло бәясе аның булмавы өчен штраф белән бер үк күләмдә»

Татарстан юлларында балаларның җәрәхәтләр алуы белән бәйле вазгыять турында Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов сөйләде. Бу хакта «Татар-информ» журналисты Дмитрий Шатров яза.

«Һәр сигезенче юл-транспорт һәлакәтендә катнашучылар арасында балалар була. Быелның 4 аенда Татарстанда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 108 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә 3 кеше һәлак булды, тагын 100дән артык бала яраланды», – ди Дамир Бикмөхәммәтов.

Ул өлкәннәрне үз балаларының иминлегенә җитди карарга өндәде. Тизлек режимын төгәл үтәү, каршы як полосага чыгу кебек куркыныч маневрлар ясамау, һава шартларын исәпкә алу һәм мәҗбүри рәвештә балалар утыргычларын куллану.

«Балалар утыргычы – балаларның җәрәхәтләнүен һәм үлемен булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы. 2 гыйнварда Бөгелмә районында Honda автомобилендәгебер хатын-кыз каршы як полосага чыга һәм каршыга килгән  автомобиль белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә шофер һәм аның пассажиры һәлак була, балалар автокреслосында булган 3 яшьлек бала гына исән кала», – диде ул.

Дамир Бикмөхәммәтов: «Һәр сигезенче юл-транспорт һәлакәтендә катнашучылар арасында балалар бар».

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

Дамир Бикмөхәммәтов 7 яшькә кадәрге балаларны автокреслодан башка йөртү катгый тыелганлыгын искәртте – 3000 сум штраф. Алгы утыргычта утырганда, 12 яшькә кадәрге балалар креслода йөрергә тиеш.

«Исегездә тотыгыз: автокресло бәясе аның булмавы өчен штраф белән бер үк күләмдә», – диде ул.

Ел башыннан Татарстанда җәяүле балалар катнашында 44 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 1 бала һәлак булган һәм тагын 46сы имгәнгән.

«Чаллыда булган юл-транспорт һәлакәтен искә төшерәм. Быелның февралендә машина йөртүче җәяүлеләр кичүеннән читтә юл аркылы чыгып барган 10 яшьлек малайны бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәтендә җәрәхәтләнгән бала хастаханәдә вафат була», – диде ул.

«Мотоцикллар һәм питбайклар – уенчык түгел, аларны балаларга сатып алмагыз!»

Фото: © Татар-информ

«Мотоцикллар һәм питбайклар – уенчык түгел, аларны балаларга сатып алмагыз!»

Дамир Бикмөхәммәтов сүзләренчә, механик транспорт чаралары белән идарә итүче балалар катнашында быел 2 юл-транспорт һәлакәте булган. 1 баланың гомере өзелгән һәм 3се җәрәхәтләнгән.

«6 майда Әлмәттә Opel йөртүчесе 2 мотоцикл белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, 15 яшьлек мотоцикл пассажиры урында ук һәлак була. Йөртүчеләрне хастаханәгә китерәләр. Барлык балалар да мотошлемсыз һәм йөртү таныклыкларсыз була», – дип сөйләде ул.

Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы сүзләренчә, күп кенә ата-аналар балаларына питбайклар, мотоцикллар һәм скутерлар сатып алып бирә, аларның нинди аяныч хәлләргә китерергә мөмкин булуын аңламый.

«Мотоцикллар һәм питбайклар уенчык түгел, аларны балаларга сатып алмагыз!» – ди ул.

Ул мототранспорт белән идарә итү кагыйдәләрен искә төшерде:

• мопед (скутер) белән М категорияле йөртү таныклыгы булганда 16 яшьтән башлап идарә итәргә мөмкин (двигатель күләме 50 см3 дан артмый);

• эчке двигателенең күләме 125 см3 дан кимрәк булган җиңел мотоцикл белән А1 категорияле йөртү таныклыгы булганда 16 яшьтән идарә итәргә мөмкин;

• эчке двигателенең күләме 125 см3 артык булган мотоцикл белән А категорияле йөртү таныклыгы булганда 18 яшьтән идарә итәргә рөхсәт ителә.

Квадроцикл белән идарә итү өчен А1 категорияле тракторчы-машинист йөртү таныклыгы кирәк. Мондый транспорт белән гомуми файдаланудагы юлларда йөрергә ярамый.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Квадроцикл белән идарә итү өчен, А1 категорияле тракторчы-машинист йөртү таныклыгы кирәк. Мондый транспорт белән гомуми файдаланудагы юлларда йөрергә ярамый.

Ул шулай ук велосипедчылар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә искә төшерде.

«Быел велосипедчылар катнашында 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 14 бала зыян күргән. Игътибарлы һәм уяу булыгыз. Әти-әниләргә мөрәҗәгать итәм: юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатлап торыгыз. Балаларга юлдан ничек итеп дөрес чыгарга икәнен аңлатыгыз. Балалар машиналарның туктавын күргәннән соң гына юл аркылы чыгарга мөмкин булуын белсеннәр. Һәм балаларның киемнәренә яктылык кайтаручы элементлар өстәргә онытмагыз», – диде ул.

Олег Маринин балалар өчен янгын куркынычы турында сөйләде.

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

«Балаларга, янгын чыккан очракта, үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәтегез»

Янгын куркынычы турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Олег Маринин сөйләде. Татарстан территориясендә янгыннарда елына уртача 6 бала үлә һәм 36лап бала җәрәхәтләнә, дип сөйләде ул.

«Ел башыннан Татарстанда чыккан янгыннарда 3 бала һәлак булды. 11 февральдә Питрәч районындагы бакча ширкәтенең бер йортында янгын чыкты. Йортта 6 кешедән торган күп балалы гаилә яшәгән, шуларның 4се – балалар. Янгын нәтиҗәсендә әтисе һәм 3 кечкенә баласы һәлак булды. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылды һәм тикшерүләр бара», – дип сөйләде ул.

Олег Маринин балалар үлеменә китергән янгыннарның сәбәпләрен атады:

• электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу;

• ут белән саксыз эш итү;

• балалар шаяруы;

• мичләрне төзү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу;

• шартлау.

«Балага янгын вакытында үз-үзен ничек тотарга кирәклеген аңлатыгыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләгез».

Фото: © Татар-информ

Олег Маринин сүзләренчә, янгыннарның тискәре нәтиҗәләрен киметү максатыннан заманча куркынычсызлык системалары кертелә. Мәсәлән, ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән, 2016 елдан башлап, татарстанлыларның йортларында һәм фатирларында янгын турында хәбәр итү сигналларын урнаштыру буенча эш алып барыла. Әгәр янгын башланса, ул йортта яшәүчеләрне куркыныч турында кисәтә.

«Бүгенге көндә Татарстанда 130 меңнән артык автоном янгын сигналы урнаштырылды. Әлеге җайланмалар инде үз нәтиҗәлелеген күрсәтте, янгын сигналларын эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә, йортларның берсендә яшәүчеләр янгын турында вакытында хәбәр алды, бу – 266 кешенең, шул исәптән 85 баланың гомерен саклап калды», – дип сөйләде ул.

Олег Маринин ата-аналардан балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрүне сорый.

«Балага янгын чыккан очракта үз-үзен ничек тотарга, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатыгыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләгез. Иң беренче чиратта янгын вакытында бинадан чыгып йөгерергә кирәк, карават астына яки шкафка яшеренергә ярамый. Лифтны да кулланырга ярамый. Төтен уттан куркынычрак, борын һәм авызны дымлы чүпрәк белән капларга кирәклеген әйтегез», – диде ул.

Регина Гаязова:«Узган елда су объектларында килеп чыккан 20е гадәттән тыш хәл очрагында 9 бала һәлак булды, 11е коткарылды».

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

Су коену сезоны әле башланмаган, ә инде 2 бала батып үлгән

Су янында ял иткәндә, билгеле бер кагыйдәләрне үтәмәсәң, ул куркыныч мохит була ала. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова сөйләде.

«Узган елда су объектларында килеп чыккан 20 гадәттән тыш хәл очрагында 9 бала һәлак булды, 11е коткарылды. Бигрәк тә 12-18 яшьлек балалар куркыныч астында. Гадәттә, алар дуслары белән су коену өчен җиһазландырылмаган сулыкларга бара. Аларның берсе суга керсә, икенчеләре дә шулай эшләячәк. Без кечерәк балалар белән фаҗигале очракларны сирәгрәк теркибез», – дип сөйләде ул.

Быел Татарстанда 2 бала батып үлгән инде, ә су коену сезоны башлану белән мондый очраклар куркынычы арта гына бара.

«Быел Тукай районында фаҗигале хәл булды инде. 21 майда авыл җирлегендә урнашкан, су коену өчен билгеләнмәгән сулыкта 8 яшьлек кыз бала батып үлде», – дип сөйләде ул.

Бигрәк тә 12-18 яшьлек балалар куркыныч астында. Гадәттә, алар дуслары белән су коену өчен, җиһазландырылмаган сулыкларга бара.

Фото: © Татар-информ

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ТР Тукай районы Комсомолец бистәсендә фаҗига булды. Кыз бала җирле буага су коенырга бара. Ачыкланганча, сулыкның төбендә кискен тирәнәйгән урын була. Кыз ярдан суга төшә һәм куркып кала. Якында гына булган өлкәннәр аңа ярдәмгә ташланалар, әмма кызны коткарып кала алмыйлар.

24 майда тагын бер фаҗига булды. Татарстанның Биектау районы Шигали авылындагы Солонка елгасында 16 яшьлек малай батып үлде. Аны ярдан 8 метр ераклыкта бер узып баручы күреп ала һәм тартып чыгара. Урынга килгән табиблар яшүсмернең үлемен раслый. Ачыкланганча, яшүсмерләр су коенырга һәм елга аша йөзеп чыгарга булалар һәм шунда аларның берсе бата.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында әйтүләренчә, бу сулык су коену өчен җиһазландырылмаган була, моның турында тиешле билге дә урнаштырылган. Һәлакәтнең беренчел сәбәбе – су объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу.

Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башлану белән, барлык бассейнлы балалар лагерьларында һәм территориясе су белән чиктәш булган лагерьларда «Йөзәргә өйрән» акциясе үткәреләчәк.

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

«Үзегезгә «бу сезонда мин баламны йөзәргә өйрәтәчәкмен» дигән максат куегыз»

Регина Гаязова, без барыбыз да балаларыбызның йөзәргә өйрәнүе өчен шартлар булдырырга тиешбез, ди.

«Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башлану белән, барлык бассейнлы балалар лагерьларында һәм территориясе су белән чиктәш булган лагерьларда «Йөзәргә өйрән» акциясе үткәреләчәк. Акция барышында төрле йөзү стильләрен күрсәтүче профессиональ йөзүчеләр чыгыш ясаячак. Шулай ук алар, коткаручылар белән бергә, шартлы рәвештә суда бәлагә дучар булган кешегә ярдәм күрсәтү һәм беренче медицина ярдәме алымнарын күрсәтәчәкләр», – дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, һәр гаилә баласын йөзү күнекмәләренә өйрәтүне кайгыртырга тиеш. Ата-аналар үз алдына максат куярга тиеш: баланы йөзәргә һәм су өстендә торырга өйрәтергә. Баланы яшьтәшләре белән сулыкларга җибәрмәгез. Бала яшьтәшләре белән су коенырга барганда да янәшәләрендә һәрвакыт өлкәннәр булырга тиешлеген искәртте ул.

«Су коену сезоны ачылуны көтәргә кирәк, чөнки хәзерге вакытта су температурасы куркынычсызлык таләпләренә туры килми һәм уртача 16-17 градус тәшкил итә. Коену өчен суның 20 градуска кадәр җылынуы кирәк, ә балалар белән ял иткән очракта, су температурасы 23-25 градустан ким булмаска тиеш. Җиһазландырылмаган урыннарда һәм салкын суда су коену аркасында 4 ир-ат һәлак булды инде, аларның 2се – Казанда», – диде ул.

Регина Гаязова, пляжга барып җитү мөмкинлеге булмаса, куркынычсыз сулыкларны ничек сайларга икәнен сөйләде.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Регина Гаязова, пляжга барып җитү мөмкинлеге булмаса, куркынычсыз сулыкларны ничек сайларга икәнен сөйләде:

• сулыкның ярлары авыш булырга тиеш, текә ярларсыз;

• яхшы йөзә белгән кеше су төбен, анда чокырлар булу-булмауны тикшерергә тиеш;

• мондый урыннарда озак йөзәргә ярамый, тиз генә коенып чыгарга киңәш ителә;

• ярдан ерак китәргә ярамый.

Шулай ук ул, җиһазландырылмаган урында су коенган өчен, кисәтү яки 1000нән 1500 сумга кадәр штраф салынырга мөмкинлеген искәртте.

«Кече үлчәмле судноларда чыкканда тиешле кагыйдәләрне үтәгез, судно һәм аның механизмнары төзек булырга, кирәкле җиһазлар, коткару чаралары янда булырга тиеш. Пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә онытмагыз. Балаларда коткару жилетлары булырга тиеш», – диде ул.

Ачык пляжлар исемлеге 1 июньдә ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы рәсми сайтларында урнаштырылачак.

Евгений Ананьин: «Җәрәхәтне составның ток үткәрүче өлешенә кагылмыйча да алырга мөмкин, дымлы һава торышы булганда 2 метр ераклыкка якынлашу да җитә».

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

«Поездда селфи ясау яки аның астыннан чыгу  «бер якка сатып алынган билет»

Горький тимер юлының территориаль идарә буенча баш инженеры урынбасары Евгений Ананьин бүгенге көндә Татарстанда тимер юлда 2 куркыныч фактор булуын сөйләде: беренчесе – составның кешене бәрүе һәм икенчесе – составның ток үткәрүче өлешләренә кагылу.

«Составның ток үткәрүче өлешләре – тимер юлда һәм подстанциядә урнашкан чыбыклар. Бу урыннарда ток көче 27 мең вольтка җитә. Җәрәхәтне составның ток үткәрүче өлешенә кагылмыйча да алырга мөмкин, дымлы һава торышы булганда 2 метр ераклыкка якынлашу да җитә. Мондый җәрәхәтләрне, еш кына, балалар фотога төшәр өчен вагоннарга менгән вакытта ала», – дип сөйләде ул.

Ул интернетта балаларның поезд түбәләренә менүен яки поезд астыннан чыгуын күрсәткән роликларның күп булуына басым ясады. Мондый очракларның һәрберсе – зур куркыныч дигән сүз.

«Әти-әниләр, балаларыгызның вакытларын ничек уздыруларын контрольдә тотыгыз. Яшьләр еш кына капюшон һәм наушниклар киеп йөри, һәм бу һәлакәткә китерергә мөмкин. Капюшон күрүчәнлекне 60 процентка киметә, ә наушниклар якынлашып килүче составның тавышын 80 процентка томалый», – дип уртаклашты статистика мәгъләматлары белән Евгений Ананьин.

Ул әкрен генә барган кебек тоелган состав алдыннан юлны узып чыгарга тырышмаска кирәклеген искәртте, бу – үзенә күрә бер иллюзия. Туктап торган поезд астыннан чыгу да куркыныч.

Фото: © Татар-информ

Ул әкрен генә барган кебек тоелган состав алдыннан юлны узып чыгарга тырышмаска кирәклеген искәртте, бу – үзенә күрә бер иллюзия. Туктап торган поезд астыннан чыгу да куркыныч. Шул вакытта поезд кузгалып китсә, аның астында ятып, узганын көтеп тору да мөмкин түгел.

«Состав астында бик күп эләктереп ала торган өлешләр бар, алар сезне эләктереп, алга сөйриячәк», – дип сөйләде ул.

Евгений Ананьинны иң гаҗәпләндергәне – балалары белән бергә әти-әнисенең дә юлны поезд астыннан чыгу очраклары. Бу – барысының да сәламәтлегенә янаучы акылсыз гамәлләр, ди ул.

«Үзегез үрнәк күрсәтегез. Үзеңне һәм балаңны һәлак итүгә караганда, ниндидер чарага соңга калу яхшырак. Үзегез дә поезд астыннан чыкмагыз һәм балагызны да үзегез артыннан ияртмәгез», – дип йомгаклады ул.

Руслан Хәсәнов әйтүенчә, балаларның җәрәхәтләр алуында төп ике сәбәп бар: ата-аналарның балаларын карап тормавы һәм баланың үз-үзен дөрес тотмавы.

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

«14 яшьлек мотоциклчыларны кисәкләп җыябыз»

«Узган ел республикада балаларның 120 меңгә якын җәрәхәт алу очрагы теркәлгән. Бу – бик зур сан! Еш кына балалар аяк-кулларын сындыра: бу – барлык очракларның дүрттән бере дигән сүз. 15 май статистикасы буенча, травмпункткларга 1 ай эчендә 4 меңгә якын мөрәҗәгать килгән. Без узган елгы рекордны да узуга таба барабыз», – диде ТР ДРКБ травматология бүлеге мөдире Руслан Хәсәнов.

Самокатларда йөререгә яратучылар белән дә проблема кискен тора. Табиб сүзләренчә, соңгы 2 айда травматология пунктларына самокатлардан егылып алган җәрәхәтләр белән 200дән артык кеше мөрәҗәгать иткән.

Руслан Хәсәнов әйтүенчә, балаларның җәрәхәтләр алуында төп ике сәбәп бар: ата-аналарның балаларын карап тормавы һәм баланың үз-үзен дөрес тотмавы.

Самокатларда йөрергә яратучылар белән дә проблема кискен тора. Табиб сүзләренчә, соңгы 2 айда травматология пунктларына самокатлардан егылып алган җәрәхәтләр белән 200дән артык кеше мөрәҗәгать иткән.

Фото: © Татар-информ

Травматология бүлеге мөдире сүзләренчә, соңгы 2 елда яшүсмерләрнең мотоцикл белән идарә итү очраклары арткан.

«Балалар еш кына гомуми файдаланудагы юлларга чыга һәм юл-транспорт һәлакәтенә юлыга. Аннары алар безгә килеп эләгәләр, кызганыч, без барысын да коткарып кала алмыйбыз. Мөмкин булганның барысы да эшләнә», – дип сөйләде табиб.

Алсу Әсәдуллина: «Бүген безнең алда торган төп бурычларның берсе – баланы йөзәргә өйрәтү».

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

«Безнең бурыч – барлык балаларны да исән-сау саклау»

Балалар травматизмын профилактикалау турында Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сөйләде.

«Мәктәпләрдә җәрәхәтләр алу белән бәйле барлык очраклар – баланың үз-үзен дөрес тотмавы белән бәйле, ул ишеккә яки шкафка килеп бәрелә. Яисә бу дөрес урнаштырылмаган спорт снарядлары белән бәйле җәрәхәтләр булырга мөмкин. Бу – без төзәтә алган хаталар һәм без аларны төзәтәбез дә», – диде ул.

Аның сүзләренчә, баланы балалар бакчасыннан башлап үз-үзен тоту кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк.

«Бүген безнең алда торган төп бурычларның берсе – баланы йөзәргә өйрәтү. Республикада бассейнлы мәктәпләрдә йөзү дәресләре алып барыла. Бүгенге көндә мәктәп ата-аналар белән берлектә генә баланы куркынычсыз яшәү рәвешенә өйрәтә ала», – дип сөйләде ул.

Алсу Әсәдуллина конференциядә катнашучыларның һәм ата-аналарның балаларын саклап калу өчен максималь көч куярга тиешлегенә басым ясады.

«Без бөтен дөнья белән, барыбыз бергә балаларыбызның тормышын һәм сәламәтлеген сакларга тиешбез», – дип йомгаклады ул сүзен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100