Бүген Ахунов урамында 14 яшьлек малайның өстенә түбәдән бозлы кар төшкән. Бу 2нче йорт янында була. Өстенә кар төшкәч, ул егыла, сикереп торып, урамның икенче ягына йөгереп чыга һәм башын тотып утыра. Аңа шунда ук ярдәм иткәннәр.
Аның башы бәрелгән. Медицина ярдәме күрсәткәч, аны өенә кайтарып җибәргәннәр.
Җинаять эше кузгатылган. Бу йортны «Солнечный город» идарә компаниясе карарга тиеш. Социаль челтәрләрдә, бик күп йортларның түбәсе чистартылмаган, өскә карап йөрегез, дип язалар.
Шундый ук хәл 2 мартта Яшел Үзәндә булган иде. Нәтиҗәдә ике ир һәм үсмер малай каза күрде – ул кар астына күмелеп үк кала. Ул 1 көн хастаханәдә булган.
3 мартта кар йорт янындагы автомобиль өстенә төшеп, зыян салды.
ВТП телеграм-төркеме Химки шәһәрендә түбәдән кар ишелгән видеоны куйган – тонналаган кар ишелгән күренеш үзе үк куркыныч булып тора. Аның астында беркемнең дә калмавын бәхетле очрак дип әйтеп буладыр.
Ә менә Даурская урамында түбәдән кар төшерүче коммуналь хезмәтләр эшчеләрен күргәч, алар өчен куркып куясың – бернинди страховкасыз эшлиләр!