«14 яшьлек кызның егете интим фото тараткан...»: мәктәптә укырга теләмәү нәрсәне аңлата?
Статистика буенча, укучыларның 20-50 проценты яшьтәшләре тарафыннан эзәрлекләүгә дучар була.
1 сентябрьгә кадәр, миллионлаган кыз-малайлар кабат парта артына кайтыр алдыннан, «Республика Татарстан» корреспонденты Елена Симакова экспертлар белән сөйләшкән һәм мәктәптә конфликтлы хәлләрне ничек булдырмый калырга икәнен белешкән.
Балалар тормышны уенга әйләндерә
«Буллинг аралаша белмәүдән башлана, – дип ышана дәвалаучы педагог, ата-аналар һәм педагоглар өчен бала тәрбияләү курслары алып баручы Гүзәл Солтанова. – Кызганыч, бүгенге балаларның күбесе якын, җылы һәм озак вакытлы мөнәсәбәтләр урнаштыра алмый. Аларда андый тәҗрибә юк».
Беренче чиратта, мәктәп укучылары проблемасы өлкәннәрдән килә. Еш кына әти-әниләр үзләре дә хезмәттәшләре, укытучылар һәм хәтта бер-берсе белән уртак тел таба алмый. Сөйләшү, компромисска баруга караганда, алар ачык конфронтация һәм агрессияне өстен күрә.
«Безнең җәмгыятьтә кояш астындагы урын өчен көрәш – гадәти хәл. Тәмле бәлеш кисәге өчен мондый көрәшне күреп үскән бала үзен чит һәм ялгыз хис итә. Иртәме-соңмы ул өлкәннәрнең тәртип моделен үзенә күчерә башлый. Нәни кеше чөнки башка нәрсә күрми», – ди белгеч.
Җәмгыятьтә кеше мөнәсәбәтләренең кыйммәте бик түбән, төп өстенлек уңышка ирешүчеләргә бирелә, шунлыктан буллинг өчен уңышлы шартлар барлыкка килә. Өлкәннәр билгеле бер өлкәдә югары нәтиҗәләргә ирешкән, максатчан һәм тәвәккәл шәхес үстерергә тели. Дәрестән тыш эшчәнлек оешмаларында балаларда актив рәвештә игътибар, кабул итү, сөйләм, акыл, фикерләү кебек когнитив күнекмәләрне үстерәләр. Бик күп спорт һәм иҗат түгәрәкләре бар. Ә менә коммуникатив сәләт тормышка ашырылмыйча кала. Кешеләрнең үзара аралашуын балалар максатка ирешү чарасы буларак кына күрергә күнеккән.
«Күпмедер дәрәҗәдә нәкъ менә өлкәннәр аркасында бала яхшы мөнәсәбәтләрнең ни өчен кирәклеген һәм алардан башка ни өчен бәхетле булу мөмкин түгеллеген аңламый», – ди психолог.
Кызлар һәм малайлар бик тиз темпта яши. Аларның көндәлек тормышы төрле вакыйга, якты тәэсирләр һәм тиз үзгәрүчән эмоцияләргә бай. Яши башлауларының иң беренче көннәреннән үк диярлек бала гаджетларны үзләштерә. Ул популяр уенны ничек урнаштырырга, онлайн ферма үстерергә һәм яраткан мультфильмнарын кайсы ресурслардан эзләргә кирәген белә. Ә менә ишегалдында яшьтәшләре белән нәрсә эшләргә икәнен бөтенләй белми.
«Карагыз, безнең балалар нинди видеоконтентны өстен күрә?! Интернетта иң күп карауларны үз-үзләрен дорфа тотуны күрсәткән роликлар җыя, – дип билгеләп үтә Гүзәл Солтанова. – Балаларга стандарт кысалардан чыккан, эпатажлы һәрнәрсә кызык. Кыз булып киенгән малайлар, көч куллану, урлау күренешләре... Балалар, әкренләп, үз тормышларын уенга, күңел ачуга әйләндерә башлый. Һәр вакыйгадан хайп ясарга тырышалар».
Әгәр бала абынып егылса, шапшак киенсә, сыйныфта һичшиксез бу вак-төяктән зур драма ясаучы табылачак. «Ялгышлык» җибәргән баланы «чукый-талыйлар» һәм адәм көлкесе ясыйлар. Буллинг шуннан башлана.
Хәрәкәтчән балага кырыс педагог
Һәр ата-ана үз өстендә эшләргә тиеш, дип саный эксперт. Бала барлык мәгълүматны, дөньяны өлкәннәрнең аңа мөнәсәбәте аша кабул итә, аларның кәеф һәм хисләрен укый. Әгәр без тирә-юньдәгеләргә хөрмәт күрсәтмибез, тыңлый да, ишетә дә белмибез икән, сабый аны каян ничек белсен?
«Кечкенәдән үк баланы аралашырга өйрәтегез һәм үзегез дә аралаша өйрәнегез, – дип киңәш итә Гүзәл Солтанова. – Уңай үрнәк күрсәтегез. Балалар мәйданчыгында башка әниләр белән ачык йөз белән аралашыгыз, бүтән сабыйлар белән ихластан кызыксыныгыз. Якыннарыгыз алдында хаталарыгыз өчен гафу үтенергә, борчуларыгыз белән уртаклашырга курыкмагыз».
Баланы гаджетлар белән ялгыз калдырмагыз. Иң яхшысы: гаиләдәге эшкә җәлеп итегез – савыт-саба юарга, өй җыештырырга, этне урамда йөртеп керергә ярдәм итсен.
Балагызга аралашу мохите булдырыгыз. Анда аралашучан һәм ачык, сезгә ошый торган балалар булсын. Ә кем белән якыннанрак танышасын бала үзе хәл итсен.
«Булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә мин укытучының шәхесенә игътибар итәргә киңәш бирер идем. Монда профессиональ сыйфатлардан бигрәк, әхлакый, кешелеклелек сыйфатлары мөһим. Укытучы сезнең балага эмоциональ дәрәҗәдә туры киләме-юкмы икәнен бәяләгез. Әгәр балагыз бик актив һәм хәрәкәтчән икән, аңа катгый һәм таләпчән, үзе һәм укучылар арасында чик куя белүче педагог булса, йомшак һәм юл куючанга караганда яхшырак. Йомыкый һәм артык нечкә күңелле балага җан җылысы алу мөһим, ул, һичшиксез, миһербанлы һәм ярдәмчел остазны бәяләячәк», – дип фикере белән уртаклаша психолог.
Башлангыч сыйныф укытучысы бурычы – коллективны формалаштыру гына түгел, ә бәлки балаларны берләштерү, социаль элемтәләрне җайга салырга өйрәтү. Педагог үз укучыларының әти-әниләренә ошый икән, бу – бик шәп. Бу очракта зурлар һәрвакыт килешә һәм уртак фикергә килә ала. Әгәр дә сыйныфта эзәрлекләүләр башланса, яхшы укытучы вакытында күреп алып, аңа карата чара күрәчәк: ата-аналар һәм балалар белән әңгәмә оештырачак, сыйныфка мәктәп психологын чакырачак.
Баланың мәктәптә җәберләү корбаны булуын күрсәтүче берничә билге бар: укырга һәм дәрескә йөрергә теләмәү, элек ошаткан дәресләренә кызыксыну югалу, баланың үз эченә бикләнүе һәм ярсучанлык, йокы һәм аппетит белән проблемалар, соматик күренешләр (мәсәлән, күңел болгану, баш авырту, колак шаулау), тырналган эзләр, каян килеп чыкканлыгы билгесез күгәргән урыннар. Әгәр балада шундый билгеләр күрсәгез, шунда ук хәлне ачыкларга ашыгу кирәк.
«Әлбәттә, сүз һәрвакытта да нәкъ менә эзәрлекләү турында бармый. Бәлки, балалар арасында гадәти конфликт чыккандыр. Ләкин үзеңнең берни эшләмәвең аркасында килеп чыкканны еллар дәвамында төзәтүгә караганда, вакытында катнашу һәм кисәтү яхшырак. Бала белән ачыктан-ачык сөйләшегез. Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында сөйләшү барып чыкмаса, класс җитәкчесенә яки психологка ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез», – дип йомгаклый белгеч.
Эзәрлекләү – үзеннән-үзе уза торган чир түгел
«Мәктәптә буллингка сәбәпләр күп. Бу – яшүсмерлек максимализмы белән сугарылган яшүсмерлек чоры да, гаиләдәге социаль проблемалар да, тәрбия нәтиҗәсе дә, укытучыларның түбән дәрәҗәдә педагогик осталыгы да. Шулай ук кешенең психологик үзенчәлекләрен – балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә исәптән төшерергә ярамый. Кагыйдә буларак, буллингка аерым бер нәрсә түгел, ә факторлар җыелмасы китерә», – дип сөйли конфликтолог-психолог Евгения Храмова.
Буллинг психологик һәм физик имгәтүләр белән куркыныч. Иң аяныч нәтиҗәсе – кеше үлеме.
Эзәрлекләү – үзеннән-үзе уза торган чир түгел, дип ассызыклый эксперт. Ул баланы көрәш сәнгате секцияләренә йөртү белән генә дәваланмый. Барлык ата-аналарга да шуны истә тотарга кирәк: агрессия – агрессия тудыра. Һәрбер көч куллану, шул исәптән психологик көч куллануны бары тик идарә ителә торган дөрес аралашу гына җиңә ала. Сүз еш кына могҗизалар тудыра һәм, һичшиксез, дәвалый да. Әгәр ата-ана үзенә аралашу күнекмәләре җитмәвен сизә икән, ул вакытта конфликтолог, психолог, психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар конфликтогеннарның нәрсә икәнен һәм алар белән ничек эшләргә икәнен аңлатыр.
Баланың мәктәптә җәберләү корбаны булуын күрсәтүче берничә билге бар: укырга һәм дәрескә йөрергә теләмәү, элек ошаган дәресләргә кызыксынуны югалту, баланың үз эченә бикләнүе һәм ярсучанлык, йокы һәм аппетит белән проблемалар, соматик күренешләр (мәсәлән, күңел болгану, баш авырту, колак шаулау), тырналган эзләр, каян килеп чыгуы билгесез күгәргән урыннар.
«Башкаларны җәберләгән баланың якыннарына «башларын комга яшерергә» киңәш итмим, – ди Евгения Храмова. – Әйе, безнең бала һәрвакыт иң яхшысы, әмма аңа карата шикаять килгән икән, иң дөресе – аңа вакытында җавап бирү һәм ситуацияне дөрес итеп анализлау булачак. Моны белгеч ярдәмендә һәм әлеге кризис хәлендә катнашкан кешеләр – ата-аналар, укытучылар һәм сыйныфташлар белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләргә кирәк. Конфликтта катнашкан барлык якларның хезмәттәшлеге булмаса, ситуация хәл ителмәячәк».
Агрессия актларының арта баруы – җәзасызлыктан
«Безнең адреска ел саен мәктәптәге конфликтлы хәлләр белән бәйле мөрәҗәгатьләр килә, – дип сөйли Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец. – Шул ук вакытта мондый шикаятьләр саны кими бара: 2023 елда аларның саны 20 процентка кимегән. Гариза бирүчеләр үз мөрәҗәгатьләрендә конфликтлы ситуацияне бала мәнфәгатьләренә уңай хәл итү нисбәтеннән уку йортлары администрациясенең нәтиҗәле эшләмәвенә, педагог-психологларның компетентлыгы җитмәвенә һәм аларның алга таба, кайвакыт озак вакыт дәвамында әлеге ситуация белән эшләргә әзер булмавына басым ясый».
Төбәк вәкилләре, Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә Санкт-Петербург дәүләт университеты тарафыннан 2022 елда Россия яшүсмерләре арасында үткәрелгән социологик тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, яшүсмерләрнең 73 процентында бер тапкыр булса да сыйныфташлары белән, ә 63 процентында – укытучылар белән конфликт булган.
«Балаларның бер-берсенә карата агрессия гамәлләре саны җәзасызлык, укытучыларның конфликтларга исе китмәү һәм аларны көч кулланмый гына хәл итә алмаулары аркасында арта, – дип ышана омбудсмен. – Проблеманы төптән хәл итәр өчен максатчан эшләргә кирәк. Укытучыларга бу эшне берүзләренә генә башкару җиңел түгел. Психолог, укытучы, мәктәп администрациясе, ата-ана һәм ата-ана җәмәгатьчелеге арасында комплекслы хезмәттәшлек булырга тиеш».
Кызык, узган елның декабрендә Милли агентлыгының финанс тикшеренүләре аналитик үзәге һәм Авыр тормыш хәлендәге балаларга ярдәм фонды тикшерүчеләре Россиядә яшүсмерләрнең 89 проценты психологларга ышана һәм психологик проблема булу оят дип санамый. Шул ук вакытта яшүсмерләр мәктәп психологларына караганда күбрәк (60 проценттан артык) шәхси психологларга ышана һәм аларның белгечкә баруы турында танышларының белүен теләми. Уйланырлык нәрсәләр бар.
14 яшьлек кызның егете интим фото тараткан
«Бүген профилактика мәсьәләсе беренче планга чыга, – дип саный Ирина Волынец. – Әйтик, Татарстанда «Детский совет» проекты тормышка ашырыла, аның төп идеясе – хакимият ресурсларын, мәгариф учреждениеләрен, гражданлык берләшмәсен үсеп килүче буынга хокукый тәрбия бирү эшендә берләштерү».
Бала һәм әти-әни мөнәсәбәтләрен җайга салуга мәктәп һәм балалар бакчаларына «Аңлы ата-аналар мәктәбе» проектын кертү ярдәм итәргә тиеш. Проект авторы – Диана Машкова, филология фәннәре кандидаты, язучы, педагог, Россия мәгариф академиясенең Балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты белгече, 5 бала анасы. Программа узган ел ахырында Әтиләр берлеге, Татарстан Мәгариф һәм фән Министрлыгы катнашында старт алды.
«Мәгълүмати куркынычсызлык, цифрлы гигиена шулай ук профилактика аспектлары булып тора, – дип билгеләп үтә Ирина Волынец. – Күптән түгел безгә бер әби мөрәҗәгать итте, ул яшьтәшләре тарафыннан оныгының агрессия объектына әверелүен сөйләде. Әлеге кызының интим фотосы триггер булып тора, аны йөргән егете интернетка урнаштырган. 14 яшьлек кыз баланың мавыгуы, уйламый эш итүе «шартлау куркынычы» тудырган. Бу проблемага психологлар да, хокук саклау органнары да кушылды».
Кызганыч, Татарстанда бүген буллинг белән көрәш аерым оешмалар көче белән генә алып барыла. Бу проблема җәмгыятьтә җавап табар, һәм, уртак тырышлык белән, без хәлне яхшы якка үзгәртербез дип ышанасы килә.