Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

14 яшьлек кыз, вируска каршы дарулар эчеп, аздан гына үлми калган

news_top_970_100
14 яшьлек кыз, вируска каршы дарулар эчеп, аздан гына үлми калган
Фото: "Татар-информ" архивыннан

Мәскәүдә 14 яшьлек кыз бала вируска каршы дарулардан агуланып, аздан гына үлми калган. Кыз аларны ОРВИ сезонында чирләмәс өчен эчкән, дип яза strana-live.ru сайты.

«SHOT»ка билгеле булганча, яшүсмерне «ашыгыч ярдәм» машинасында хастаханәгә алып киткәннәр һәм «вируска каршы препаратлар белән көчле агулану» диагнозы куйганнар. Укучы кызның ашказанын вакытында юдырганнар. Хәзер аның гомеренә куркыныч янамый. Кызның күпме дару эчкәне ачыклана.

Кызның әтисе даруларның кызының бүлмәсендә торганын сөйләгән. Ул аларны еш – авырый башлаганын сизгәч тә эчә торган булган, ә кайвакыт профилактика өчен дә эчкән. Әти-әнисе моның бернинди начарлыгын да күрмәгән. Полиция тикшерү уздыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100