news_header_bot
Язманы тыңлагыз

14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә ташламалы ипотека турында карар кичектерелә

news_top

14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә ташламалы ипотека турында карар вакытлыча кичектерелә. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Петербург Халыкара икътисади форумы кысаларында шул хакта әйткән. Бу турыда РИА «Новости» хәбәр итте.

Май аенда Россия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәм СВО (махсус хәрби операция) катнашучылары гаиләләренә ташламалы ипотека бирү буенча тәкъдимнәр эшләргә күрсәтмә бирде.

«Хәзер, процент ставкалары бик югары булганда, ипотека буенча һәр яңа карар – бюджет өчен зур чыгым. Әлегә Финанс министрлыгы бу мәсьәләдә безне хупламый. Һәм аларның моны хупламавы нигезле: чөнки бүгенге бюджет инде кабул ителгән, ул киеренке. Өстәмә рәвештә бу акчаларны компенсацияләү зур чыгымнар сорый. Шуңа күрә без бу карарны вакытлыча кичектереп торырга булдык – бәлки, процент ставкалары төшәр, һәм без бу мәсьәләгә яңадан әйләнеп кайтырбыз», – дип белдерде Хөкүмәт рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар