Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

14 яшьтә сыр җитештерү, легаль бизнес һәм ярминкәләрдәге уңыш: Татарстанда үзмәшгульләргә нинди мөмкинлекләр ачыла

Бүгенге көндә үзмәшгульлек, нигездә, закон кысаларында бизнес алып бару, шул ук вакытта шәхси эшмәкәр буларак теркәлмичә генә, салымнарны азрак түләү өчен башкарыла. Мәктәп укучысының сыр җитештерә башлавы һәм үзмәшгуль булуның уңай яклары турында “Татар-информ” хәбәрчесе язмасында укыгыз.

news_top_970_100
14 яшьтә сыр җитештерү, легаль бизнес һәм ярминкәләрдәге уңыш: Татарстанда үзмәшгульләргә нинди мөмкинлекләр ачыла

“Иң яхшы инвестпроект” һәм мастер-класслар

“Үзмәшгульләр ярминкәсе”ндә дегустация һәм 10 кг сатылган сыр

Рәсми эшне һәм үзмәшгульлекне бергә алып бару

Яшь сыр кайнатучы Данияр Гомәровка быел августта 14 яшь тулды һәм ул паспорт алуга үзмәшгуль статусы алды. Аның сүзләренчә үзмәшгуль статусы аңа бизнесны үстерергә һәм аны әкренләп киңәйтергә ярдәм итәчәк.

Искәртеп үтик, фрилансер булып эшләүчеләр, өйдә маникюр яки визаж ясаучылар, арендага фатир бирүчеләр, йөк ташу белән шөгыльләнүчеләр яки таксист булып эшләүчеләр, камыр ризыклары сатучылар яисә үзләре бижутерия ясап сатучылар, заказга фото-видео төшерүчеләр, фатирларга ремонт ясаучылар һәм йорт төзүчеләр, бухгалтерия эшен алып баручылар яки төрле бәйрәмнәрне алып баручылар үзмәшгуль булып теркәлә ала.

Сыр кайнатучы үзмәшгуль булып “Минем салым” кушымтасы аша теркәлгән. Моның өчен ул паспортын сканер аша уздырган һәм селфи ясаган. Моннан тыш үзмәшгульләргә Федераль салым хезмәте сайтында яки банк бүлекчәсендә теркәлергә була. Шулай ук кушымтада яшь эшмәкәр керем алган товар яки хезмәтләр өчен чек ясый торган функция дә бар. Шуннан соң ул әлеге чекны клиентка җибәрә, ә салым сервисы шуның буенча түләүләрне исәпкә ала. Киләсе айның 12 числосына кушымтада салым суммасы барлыкка киләчәк. Моны 25енә кадәр түләргә кирәк. Мәсәлән, сыр кайнатучы ай дәвамында бөтенләй акча эшләмәгән икән, ул салым түләргә тиеш түгел.

Үзмәшгуль буларак Данияр Гомәровның махсус өстенлеге дә бар. Ул юридик затлар белән эшләгән очракта керемнең 6 процентын гына түләп барачак. Әмма алмашка ул 2 процент күләмендә салым вычеты алачак, ләкин бу 10 меңнән артмаячак.

Ләкин, әгәр дә эшмәкәр физик затлар белән эшли икән, ул кеременең 4 процентын дәүләткә түләп барырга тиеш булачак. Тик 1 процент күләмендә вычет кайтара алачак. Еллык керем 2,4 млн сумнан артык булса, үзмәшгуль индивдуаль эшмәкәр булып теркәлергә һәм НДФЛ түләргә тиеш булачак.

“Иң яхшы инвестпроект” һәм мастер-класслар

Яшь эшмәкәр үзенең гаиләсе белән инде тугыз ай чамасы сыр әзерли. Барысы да ул “Эшмәкәрлек фабрикасы – Балалар” бәйгесендә катнашырга карар кылгач башлана. Ул вакытта аңа 13 яшь була. Бер биремдә яшь эшмәкәрләр проект юнәлеше эшләргә һәм аны уку вакытында тормышка ашырырга тиеш була. Данияр әнисе, әби-бабасы белән авыл рецептлары буенча үзләре өйдә ясаган сырны сатудан да яхшырагын тапмаган.

Нәтиҗәдә бәйге экпсертлары калган барлык проектлар арасыннан аның сыр җитештерү проектын иң яхшысы дип таба. Шулай ук Данияр “Иң яхшы инвестпроект” номинациясендә җиңүче була. Проект җиңеп чыккач яшь эшмәкәр җитештерүне зурайтырга тели. “Фабрика” чыгарылышында Данияр һәм аның әнисе Римма Гомәрова Түбән Камадан килгән Чулпан Миңнебаева белән таныша. Ул профессиональ рәвештә, Европа технологияләре буенча, ферментлар һәм закваскалар кулланып сөттән сыр әзерли. Әнисе белән Данияр аның мастер-классларында була, анда аларга сырларның яңа төрләрен ясарга өйрәтәләр. Шушы белемнәрне алар интернеттагы мастер-класслар белән дә ныгыталар.

“Үзмәшгульләр ярминкәсе”ндә дегустация һәм 10 кг сатылган сыр

Гомәровның сыр җитештерү өчен төп җиһазы – автоматик идарәдә булган сыр кайнату җайланмасы. Ул 300 мең сум тирәсе тора. Бу җиһаз 60 литр сөткә исәпләнгән. Бу күләмнән якынча 6 кг сыр чыга. Аны еш кына заказга әзерлиләр.

“Гадәттә без бары тик ялларда гына әзерлибез. Чөнки Данияр укый, мин эшлим, ә әби белән бабай да сыр әзерләү өчен гел вакыт таба алмый”, - диде эшмәкәрнең әнисе.

Алар 12 төрле сыр ясый. Алар арасында моцарелла, буррата, сулугуни, халлуми, фета, рикотта, качотта, маасдам һәм пажитник кебек сырлар да бар. Гомәровларның өйдә ясалган сырларын яратучылар ярминкәләр аркасында барлыкка килгән. Мәсәлән Горки-Әмәт паркында узган “Үзмәшгульләр ярминкәсе”ндә алар үз продукцияләренә дегустация уздырган һәм якынча 10 кг сыр саткан.

“Мин сыр кайнату бизнесын җәелдерергә телим. Даими клиентларым булуын һәм тора-бара үз продукциямне кибетләргә яки кафеларга тәкъдим итәргә телим. Хәзер үзмәшгуль статусы миңа сыр җитештерүне һәм сатуны легаль рәвештә алып барырга мөмкинлек бирә”, - диде эшмәкәр.

Рәсми эшне һәм үзмәшгульлекне бергә алып бару

Данияр Гомәров әлегә мәктәптә укый. Әмма сыр кайнатучы эшли икән, ул моны рәсми рәвештә алып бара һәм шул ук вакытта үзмәшгуль дә була ала.

“Хәзерге вакытта закон хезмәт килешүе буенча эшләүне гражданлык-хокукый килешүләр буенча хезмәт күрсәтү белән бергә алып баруны тыймый. Шулай итеп, үзмәшгульлек һәм ялланып эшләү ялланып эшләүдән буш вакытларында мөмкин булачак”, - диде Хезмәт хокукы буенча Россия Идарә мәктәбе консультанты Юлия Жижерина.

Тулырак мәгълүматны www.tvoedelo.pro сайтында белергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100