14 яшьлек малай компьютер төзәткәндә һәлак булган
Бала өендәге компьютерны үзе төзәтеп маташкан.
Мәскәүдә 14 яшьлек малай компьютерын төзәткәндә һәлак булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Баланың мәетен 5 августта өендә тапканнар. Мәктәп укучысы үз компьютеры төзәтмәкче булган. Бер мизгелдә аны ток суккан һәм ул үлгән.
Бу фаҗига буенча тикшерү эшләре бара, диелгән әлеге хәбәрдә.