Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

14 яшьлек кыз сукыр эчәгенә операциядән куркып хастаханәдән качкан

14 яшьлек кыз сукыр эчәгенә операциядән куркып хастаханәдән качкан

news_top_970_100
14 яшьлек кыз сукыр эчәгенә операциядән куркып хастаханәдән качкан
24 апрельдә Омск шәһәрендә 14 яшьлек Виктория исемле кызны хастаханәгә китергәннәр. Аның сукыр эчәге (аппендициты) ялкынсынган дип фаразлыйлар һәм операция ясарга җыеналар. Табиблар белән сөйләшкәннән соң, бала юкка чыга. Аның өстендә бриджи һәм блузка гына була. Бу турыда Омск басмасы хәбәр итте.

Бала югалгач, кичке алтылар тирәсендә полициягә хәбәр итәләр. Кызны эзли башлыйлар. Бу эшкә волонтерлар да кушыла. Шуннан соң телефонына биллинг ясап, кыз баланың кайда булуын ачыклыйлар. Урынга 30 волонтер бара, тик алар кызны таба алмый. Шуннан соң алар машиналарга утырып, тирә-яктагы территорияләрне карап йөриләр. 

Кызны дүрт сәгать чамасы эзләгәч, 21.50 сәгатьтә Красный Путь урамындагы йорт янында табалар. Бала бик нык туңып беткән була. Аны полициягә тапшырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100