Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«14 яшьлек кыз инсульттан үлгән». Ашыгыч ярдәм дүрт тапкыр чакыргач кына килгән

Таня 15 көн комада ята һәм вафат була.

news_top_970_100
«14 яшьлек кыз инсульттан үлгән». Ашыгыч ярдәм дүрт тапкыр чакыргач кына килгән

Братск шәһәрендә сигезенче сыйныфта укучы кыз бала инсульттан үлгән. Балага ашыгыч ярдәм чакырганнар, тик диспетчер машина җибәрмәгән. Бу турыда «Народные Новости Братска» паблигына сылтама белән Лента.ру хәбәр итте.

14 яшьлек Таня О. мәктәптә үзен начар хис итә башлый, аның әнисе ашыгыч ярдәмгә шалтырата. Ләкин оператор бригада җибәрүдән баш тарта. Диспетчер әни кешегә баласы наркотик кулланган яки йөккә узгандыр дип ышандырмакчы була. 

Дүртенче тапкыр чакыргач кына, табиблар юлга чыга. Алар бала янына бер сәгать чамасы килә. Урынга килеп җиткән фельдшер исә бу очракның экстрен булуын да белмәвен әйтә.

Хастаханәгә килеп җиткәндә, кыз беренче дәрәҗәдәге комада була инде. Ике атнадан аның йөрәге туктый. Диспетчерга бер җәза да бирелмәгән, диелә бу хәбәрдә.

Әлеге фаҗига турында кызның анасы Светлана О. РЕН ТВ каналына сөйләгән. 4 декабрьдә баланың хәле начарлана. Аның башы авырта башлый. «Аннары ул кычкыра башлады. „Бик авырта“, диде. Ашыгыч ярдәм чакырдык. Сеңлем 112 номерына шалтыратты, без 03 кә шалтыраттык. Диспетчер „хәзер, тиздән килә“, диде. 48 минут узгач кына бригада килде. „Сез нишләп баланың егыла башлавын әйтмәдегез“, — дип сорадылар. Ә без шалтыраткач әйттек бит. Ә ул (диспетчер) трубканы алмады. Аннары „ул сезнең йөкледер, яки наркотик кулланадыр“, диде», — дип искә ала баласы үлгән хатын.

Аның сүзләренчә, фельдшер да реанимация җибәрмәгәнгә гаҗәпләнгән. Өстәвенә бирегә ашыгыч ярдәмне дә күрше районнан җибәргәннәр. 

Хастаханәгә килгәндә бала беренче дәрәҗә комада була, аннары өченче дәрәҗәдә комага китә. Братск шәһәрендә нейрохирург та булмый, аны бер тәүлек эзлиләр. Белгеч Иркутск шәһәреннән килә. Хастаханәдә окулист та булмый, ул ял көннәрендә эшләми.

Таня 15 көн комада ята, аңына килмичә 19 декабрьдә вафат була, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100