14 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшә. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +4..+9˚, көндез +18..+23˚ градус.
Кимүче ай, ай Кыз йолдызлыгында.
Зелпе, крыжовник, карлыган куакларын яшәртү өчен, ботакларын кисәргә була. Туфракны, кәсләрен ватмыйча гына, тирәнтен сукаларга була. Күпьеллык чәчәкләрне кышка каплап куярга кирәк.