14 октябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән яңгыр явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, көндез +8..+13˚ градус.
Яңа ай.
Үсемлекләргә бәйле бернинди эш тә башкарырга ярамый. Җимеш агачларының кәүсәләрен акшарларга була. Яшелчә тозлау өчен дә уңышсыз көн.