news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

14 мең сумлык бозым: Чаллыда яшәүче 72 яшьлек хатын-кыз күрәзәче корбаны булган

news_top
14 мең сумлык бозым: Чаллыда яшәүче 72 яшьлек хатын-кыз күрәзәче корбаны булган
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев

Чаллыда яшәүче 72 яшьлек пенсионер хатын-кыз күрәзәче корбаны булган. Көндезге 12.00 сәгатьтә 45нче комплекстагы фатирына таныш булмаган хатын-кыз килгән. Ул аңа көчле бозым ясалуы турында әйткән. Бозымны кайтарырга ярдәм итүен тәкъдим иткән, дип яза «Челнинские известия»

Күрәзәче фатирда бер сәгатьләп булган һәм күрсәткән хезмәтләре өчен 14 мең сум акча сораган.

Полиция хезмәткәрләре шикле хатын-кызның кем икәнен ачыклый алган. Ул Удмуртиядә яшәүче 36 яшьлек хатын-кыз булып чыккан. Чаллыда ул 1нче комплекста яши.

Урланган акча инде тотылып беткән. Шулай да, күрәзәче пенсионердан алган акчасын кире кайтарырга вәгъдә иткән.

Россия Җинаять кодексының 159нчы маддәсе («Мошенниклык») буенча җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар