14 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә кар һәм җепшек кар явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, көндез -2..+3˚ градус. Юлларда көчле бозлавык.
Кимүче ай, ай Укчы йолдызлыгында.
Рассаданы күчереп утыртырга, бүлгәләргә, ашлама сибәргә була. Агач-куакларга форма биреп, ботакларын кисәргә кирәк. Күпьеллык суган, кузгалак һәм башка яшелчәләрнең түтәлләрен пленка белән каплап куярга була.