news_header_bot
Язманы тыңлагыз

14 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top
14 майга һава торышы һәм ай календаре

14 майда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Иртән һәм көндез яңгыр явачак, урыны белән көчле яңгыр, боз явачак, яшен була. Көнчыгыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +7..+12˚, көндез +16..+21˚ градус.

Кимүче ай, ай Укчы йолдызлыгында.

Туфракны сукаларга, йомшартырга була. Сарымсак, иртә өлгерә торган бәрәңге утыртырга була. Бәрәңге янәшәсенә утыртылган фасоль һәм кузаклы үсемлекләр туфракны азот белән баета һәм колорадо коңгызын куркыта. Җимеш бирә торган агач-куакларга авыруларга, корткычларга каршы дарулар сиптерергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар