14 майда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез һәм кич кайбер районнарда яшен булырга мөмкин. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез һәм кич көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +3..+8˚, көндез +16..+21˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай кысла йолдызлыгында.
Бу көнне агач-куакларның ботакларын кисәргә, бүлмә гөлләренең артык яфракларын өзәргә ярамый. Үсемлекләрне сугару, минераль ашламалар белән ашлау. Томат, борыч, баклажан орлыклары чәчү өчен уңай көн.