news_header_bot
Язманы тыңлагыз

14 июньгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
14 июньгә һава торышы һәм ай календаре

14 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен фаразлана, боз да яварга мөмкин. Җил көньяк, көньяк-көнчыгыштан исә, секундына 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин, яшен вакытында 23 метр фаразлана. Төнлә һава температурасы +16..+21, көндез +30..+35 була.

Үсүче ай, ай Кыз йолдызлыгында.

Ашлама кертергә ярамый. Ике еллык чәчәкләрне, декоратив үсемлекләрне һәм язын чәчәк аткан күпьеллыкларны бүлеп утырту өчен уңайлы вакыт. Дару үләннәрен утыртырга һәм күчереп утыртырга, газон чәчәргә мөмкин. Түтәлләрдәге чүпләрне утарга, йомшартырга, су сибәргә була. Балкон һәм бүлмә гөлләрен күчереп утырту өчен уңайлы вакыт санала. Җыеп алынган уңышны шунда ук эшкәртергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар