news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

14 июньгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
14 июньгә һава торышы һәм ай календаре

14 июньдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы, урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Төньяк-көнчыгыштан җил секундына 5-10 метр тизлектә фаразлана. Төнлә һава температурасы +7..+12˚, түбән җирлекләрдә +2..+7˚, ә көндез +19..+24˚ көтелә.

Кимүче ай, ай Үгезбозау йолдызлыгында.

Тамыразыкларга ашламалар сибәргә кирәк. Яшелчә түтәлләрен йомшартырга була. Корткыч бөҗәкләргә каршы көрәшү өчен уңышлы вакыт.

Шалкан белән торманы кабат чәчәргә, кишер белән чөгендерне сирәкләргә, томатларның ян үсентеләрен алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар