news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

14 июньгә һава торышы һәм ай календаре

14 июньгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
14 июньгә һава торышы һәм ай календаре
14 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез һәм кич күпчелек районнарда яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Көндез һәм кич 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы  +2..+7º, урыны белән -1º градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез +14..+19º градус җылы булачак.



14 июнь.
Үсүче ай. Ай чаян йолдызлыгында. 
Яшелчә бакчасы
Яшелчәләрнең яшь ботакларын йолку тыела. Туфракны йомшартырга, сугарырга була. Күпьеллык суган, укроп, салат утыртырга була.

Чәчәк түтәле
Декоратив куакларның, чәчәкләрнең һәм бүлмә гөлләренең яшь ботакларын йолку тыела. Туфракны йомшартырга, сугарырга була.

Җиләк-җимеш бакчасы
Агач һәм куакларның ботакларын кисү тыела. Туфракны йомшартырга, сугарырга була. Җимеш агачларын һәм куакларын ашламалар белән тукландырырга була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар