news_header_bot
Язманы тыңлагыз

14 июльгә һава торышы һәм ай календаре

14 июльгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top
14 июльгә һава торышы һәм ай календаре

14 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булачак. Көндез һәм кич кайбер районнарда көчле яңгырлар, урыны белән боз явачак. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 19.. 24˚, көндез 33.. 38˚ градус.

Кимүче ай, ай үгезбозау йолдызлыгында.

Кышка саклау өчен ачы торма, шалкан утыртырга була. Тамыразыкларга һәм бәрәңгегә ашлама сибәргә кирәк. Агач һәм куак үсентеләрен тамырландыру яхшы булачак. Ирис һәм нәркисләрне бүлгәләргә, утыртырга була. Күпьеллык чәчәкләрне чыбыкчадан тамырландырырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар