14 ил, 14 мәдәният һәм бер җиңүче: «Дөнья энҗесе – 2026» конкурсына нәтиҗәләр ясалды
Казанда «Дөнья энҗесе – 2026» халыкара матурлык һәм талант конкурсының финалы узды. Быел төп титулны янәдән Африкадан килгән катнашучы алды.
«Дөнья энҗесе» конкурсы быел 17 нче тапкыр үткәрелде. Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кызлар катнашты. Алар үзләре тәкъдим иткән илнең гражданины булырга, матур кыяфәткә, артистлыкка ия булырга һәм үзләрен сәхнәдә күрсәтә белергә тиеш.
Финалда 14 кыз көч сынашты. Алар Ангола, Конго, Камерун, Нигерия, Һиндстан, Таҗикстан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Эквадор, Бруней-Даруссалам, Төрекмәнстан һәм Россияне тәкъдим итте.
Кичә милли киемнәр дефилесеннән башланып китте. Сәхнәдә традицион образлар да, заманча элементлар белән баетылган милли костюмнар да күрергә мөмкин иде.
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Һәрбер кызның иҗади номеры алдыннан экранда аның турында видеоролик күрсәтелде. Анда кызлар үзләре белән таныштырып, халыклар дуслыгы һәм бердәмлек турында фикерләре белән уртаклашты.
Конкурсның иң кызыклы һәм матур өлешләренең берсе иҗади бәйге булды, чөнки монда кызлар үз халыкларының мәдәниятен, матур җырларын, биюләрен тәкъдим итте. Аларның җанлы, дәртле номерлары аша Җир шарының төрле почмаклары буенча сәяхәт иткәндәй булдык.
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Россия исеменнән керәшен кызы Лиана Самойлова чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында Россия халыкларының бердәмлеген күрсәтте. «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле белән бергәләп ул рус, татар һәм керәшен җырларыннан торган попурри тәкъдим итте. Шуны әйтергә кирәк, Лиана Самойлова – күпмилләтле «ZAKARIA» фолк төркеме солисты. Коллектив Идел буе халыклары телендә җырлар башкара.
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Конго вәкиле көчле вокалы белән сокландырса, Казахстан вәкиле Нургөл Сансызбаева театральләштерелгән номер күрсәтте. Ул җырлады да, биеде дә һәм думбырада да уйнады. Кыргызстаннан Ангелина Мальцева исә үз илен заманча яктан ачып бирде: хип-хоп биюе башкарды һәм рэп укыды.
Һиндстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Ангола, Камерун, Нигерия, Эквадор һәм Бруней-Даруссалам вәкилләре милли биюләрен тәкъдим итте. Болгариядән Альбина Зорило да биеде. Аның номерында мистик мотивлар чагылыш тапкан иде.
Интеллектуаль этапта кызларның зирәклеген тикшерделәр. Катнашучылар халыклар дуслыгы һәм бердәмлек темасына әзерләгән төрле сорауларга җавап бирде. Сораулар башта рус, аннары инглиз телендә яңгырады. Кирәк булган очракта француз һәм испан телләрендә дә кабатладылар. Финалистлар төрле телләрдә җавап бирде, ә тәрҗемәчеләр җавапларның мәгънәсен тамашачыларга рус телендә җиткерде.
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Кем җиңүче?
Кызларны 14 номинациядә бүләкләделәр. Россияне тәкъдим иткән Лиана Самойлова «Мисс нәфислек» номинациясе җиңүчесе булды. Төп титуллар өч кыз арасында бүленде.
«I Вице-мисс Дөнья энҗесе – 2026» титулын Казахстан вәкиле Нургөл Сансызбаева алды. «II Вице-мисс Дөнья энҗесе – 2026» исеменә Һиндстаннан Гаиквад Митали Ганпат лаек булды.
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
«Мисс Дөнья энҗесе – 2026» титулын Нигерия Федератив Республикасы вәкиле Алаби Джой Айомидэ яулады. Нигерия бу конкурста икенче ел рәттән җиңүгә ирешә. Узган ел төп титулны Виктория Етта алган иде. Җиңүчеләрне котлыйбыз!