14 апрельдә Татарстанда аз болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнчыгыштан көчле, урыны белән 24-26 метр тизлектә җил. Көннәр суыта. Төнлә һава температурасы +1..-4˚, көндез +3..+8˚ градус.
Кимүче ай, ай Сукояр йолдызлыгында.
Үсемлекләр утырту, орлыклар чәчү өчен уңышсыз көннәр. Туфрак тизрәк җылынсын өчен, түтәлләрне пленка белән каплап куярга була. Үсемлекләргә корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә, органик ашламалар сибәргә була.