
14 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 2-7 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +1..+6˚, урыны белән -2˚ градуска кадәр кырау төшәчәк, көндез +15..+20˚ градус.
15 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 2-7 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +5..+10˚, көндез +16..+21˚ градус.
Кимүче ай, ай Кысла йолдызлыгында.
Туфракны казырга, түтәлләр әзерләп куярга, компост, янган тирес чәчәргә була. Кыраулар төшә башлагач, корткыч бөҗәкләрне юкка чыгару өчен, карлыган, крыжовник, кура җиләге төбендәге туфракны казырга кирәк. Ачык туфракта кышламый торган чәчәкләрне казып алырга була.