news_header_bot
Язманы тыңлагыз

14-15 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top
14-15 майга һава торышы һәм ай календаре

14 майда Татарстанда болытлы һава торышы була. Яңгыр явачак. Урыны белән яшенле яңгыр булуы ихтимал. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында көчле җил. Төнлә һава температурасы 6.. 11˚, көндез 14.. 19˚ градус.

15 майда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән яңгыр явачак, яшенле яңгыр булырга мөмкин. Төньяктан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 5.. 10˚, көндез 13.. 18˚ градус.

Кимүче ай, ай Кучкар йолдызлыгында.

Туфракны сукаларга, йомшартырга була. Яшелчәләргә ашламалар сибү өчен аеруча уңышлы вакыт. Агачларның куе булып торган ботакларын кисеп ташларга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар