Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

13 яшьлек укучы дәрес вакытында укытучыга чүкеч белән һөҗүм иткән

news_top_970_100

Мәскәү өлкәсендә укучы бала укытучыга чүкеч белән һөҗүм иткән. Җинаять эше кузгатылган. Ваемсызлыкта гаепләнгән хезмәткәрләргә 3 ай кулга алу яный, ә һөҗүм итүчене исәпкә куячаклар.

«SHOT» телеграм-каналына билгеле булганча, 17 апрель көнне Люберцыдагы Мирный бистәсенең 51 нче мәктәбендә 13 яшьлек 6 нчы сыйныф укучысы дүртенче дәрес тәмамланырга 10 минут кала кинәт портфеленнән чүкеч чыгара, тактага язган укытучы янына килә һәм арттан аның башына суга. Шуннан соң һөҗүм итүче малай класстан йөгереп чыга һәм беренче очраган малайны муеныннан эләктереп ала, аны озак тотып тормый, җибәрә.

Һөҗүмнән соң укучы мәктәп янындагы урманга кача. Үзе белән булган чүкеч белән пычакны шунда ташлый. Яшүсмерне тиз арада кулга алалар.

69 яшьлек математика укытучысы ябык баш сөяге-ми җәрәхәте белән хастаханәгә озатылган. Версияләрнең берсе буенча, 6 нчы сыйныф укучысы җитдирәк һөҗүм әзерләгән булган, ләкин курыккан.

Укучы турында мәктәптә уңай фикерләр генә әйткәннәр, ул тулы гаиләдән, гаиләдә 3 бала тәрбияләнә. Аның турында тыныч бала дип сөйләгәннәр. Укучы өстәмә рәвештә математика белән шөгыльләнгән.

Хәзер һөҗүм итүче яшүсмер һәм аның әти-әнисе белән тикшерүчеләр эшли, мотивларны ачыклый.

РФ Җинаять кодексының 293 нчы «Ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Мәктәп хезмәткәрләре җавап бирәчәк, һөҗүм итүче, яше кечкенә булу сәбәпле, җинаять җаваплылыгына тартыла алмый.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 апрель 2025
    Исемсез
    Укытучыда ни үче булган, сыйныфташлары аны белергә тиеш бит. Язган кеше шуны ачыкларга тырышмый, һаман кеше үтерергә маташучыны мактый, имеш укучы турында уңай фикер әйткәннәр. Яхшы кешене хурлап, кеше үтерүчене мактап яшәү заманына килеп җиттек. Бу баланың ата-анасын 10 елга ябарга, үзен колониягә аткарырга кирәк.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100