news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

13 яшьлек малайның бөтен ашказаны монтажлау күбеге белән тулган

news_top
13 яшьлек малайның бөтен ашказаны монтажлау күбеге белән тулган
Фото: © "Татар-информ"

Оренбург өлкә клиник хастаханәсенә эче авырткан 13 яшьлек малайны алып килгәннәр. Табиблар тикшергәч, аның эчендә бөтен ашказанына диярлек тулган чит предмет булуын ачыклаган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Кечерәк өлешен алгач, чит предметның монтажлау күбеге булуы билгеле була. Полиуретаннан ясалган монтажлау күбеген күргәч, табиблар да шакката.

Аны эндоскопия юлы белән чыгару мөмкин булмый, шуңа күрә хирургларга операция ясарга туры килә. Табиблар төркеме баланы коткарган, хәзер ул канәгатьләнерлек хәлдә.

Хастаханәдә хәбәр иткәнчә, операциядән соңгы чор яхшы уза, пациент үзен әйбәт хис итә.

Монтажлау күбеге баланың эченә ничек кергәне турында табиблар әйтә алмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар