Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туганнарын үтереп, мәетләрне идән астына яшергәнне 13 яшьлек кыз күреп торган

news_top_970_100
Туганнарын үтереп, мәетләрне идән астына яшергәнне 13 яшьлек кыз күреп торган
Тикшерү комитеты

Иркутск өлкәсенең Тайшет шәһәрендә 46 яшьлек ир-ат өйдәге өлкәннәрне үтереп бетергән, 13 яшьлек кызны тотык итеп тоткан. Аны 28,5 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу турыда Иркутск өлкәсе прокуратурасына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 2021 елның 12 августында була. Бу көнне биредә яшәүче 46 яшьлек ир-ат танышының өенә кунакка килә. Алар табын корып утыралар, шул чакта талаша башлыйлар. Кунак ир-ат чүкеч ала һәм хуҗаны кыйнап үтерә. Аннары мәрхүмнең 74 яшьлек анасына ташлана, аны да чүкеч белән кыйнап үтерә. Мәетләрне идән астында яшерә. Бу хәлне әби кешенең 13 яшьлек оныгы күреп тора. Җинаятьче аны көн буена тотык итеп тота. 

Кыз бала телефонын алып, дустына хәбәр язу җаен таба. «Булыш, туганнарымны үтергән ир-ат мине тотык итеп алды», дип яза. Дус кызы бу турыда анасына әйтә һәм 13 яшьлек кызны коткаралар. 

46 яшьлек җинаятьче моңа кадәр 15 ел төрмәдә утырып чыккан. Ул чакта да үтерү өчен хөкем ителгән булган.

Россия Тикшерү комитетының Иркутск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, бу ир-ат хөкем срогын каты режимлы колониядә уздырачак.

13 яшьлек кыз белән озак вакыт дәвамында психологлар эшли. Хәзер аның туганнары калмаган. Үз анасы ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән. Кыз бала әбисе белән яшәгән. Хәзер бу баланы яңа гаилә тәрбиягә алган, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100