Санкт-Петербургта 13 яшьлек кыз әнисен үтергән. Бу турыда Санкт-Петербург шәһәре буенча Тикшерү комитеты идарәсенә сылтама белән «Вести» сайты.
26 ноябрьдә әни һәм кыз арасында низаг чыга. Талашкан вакытта кызы әнисенең тәненә һәм муенына берничә тапкыр пычак кадый. Яраланган хатын-кыз вафат була.
«Бу җинаятьне яшерү өчен, үсмер кыз фатирга ут төртә һәм үзе урамга чыгып китә», – диелгән хәбәрдә.
Кыз полиция хезмәткәрләренә, янәсе, фатирга таныш булмаган ир-ат кергән һәм әнисен шул кеше үтергән, дип сөйли. Соңрак кыз гаебен таный.
Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.