news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

13 яшьлек малай су коенганда кулын өздергән

Бала тарзанка арканы очындагы элмәктә чорналып калган.

news_top
13 яшьлек малай су коенганда кулын өздергән
Алтай өлкәсендә Маралиха авылы янында тарзанкадан сикереп, 13 яшьлек малай кулын өздергән. Бу турыда Алтай өлкәсе буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Өч яшүсмер малай тарзанка - агачка бәйләп куелган арканга ябышып, суга сикереп уйнаган. Бер мизгелдә малайларның берсе аркан очындагы элмәктә чорналып калган. Шуннан соң баланың кулының механик ампутациясе килеп чыккан, диелгән әлеге хәбәрдә.

Баланы санавиация вертолетында Барнаул хастаханәсенә китергәннәр. Тикшерүчеләр исә су коенырга ярамаган урында яшүсмер имгәнү сәбәпләрен ачыклый. Тикшерүгә кадәрге эшләр буенча, процессуаль карар кабул ителәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар