Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

13 яшьлек малай БМВда ике пенсионерны таптаткан: берсе вафат, икенчесе сырхауханәдә

Авариядә авыр тән җәрәхәтләре алган пенсионерларның берсен Түбән Кама сырхауханәсенә китергәннәр.

news_top_970_100
13 яшьлек малай БМВда ике пенсионерны таптаткан: берсе вафат, икенчесе сырхауханәдә

13 яшьлек укучы БМВ-530 XI автомобилендә ике пенсионерны таптата. Бу хәл Зәй районының Түбән Биеш авылында Карл Маркс урамында була. "НТР" каналы хәбәр итүенчә, малай автомобилендә артка чигенгәндә пенсионерларны күрми һәм аларны таптата. Аларның берсе фаҗига булган урында һәлак була. 

Пенсионерларның берсенә 60, икенчесенә 67 яшь булган. Вакыйга 31 декабрьдә 23.30 сәгатьтә була.

Автомобильнең хуҗасы - укучының 36 яшьлек бизнесмен абыйсы. Авариядән соң малай һәлакәт булган урынны ташлап кача. Малай Чаллы мәктәпләренең берсендә сигезенче класста укыган.

Укучы тоткарланган. Аннан сорау алганнар.

Социаль челтәрләрдә каза күрүчеләрнең бертуган - абыйлы-сеңелле булулары турында язалар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100