news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

13 яшьлек мәктәп укучысы үзеннән көлгән дустын атып үтергән

Сведловск өлкәсенең Югары Синячихи бистәсендә 13 яшьлек укучы малай 12 яшьлек малайны атып үтергән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

news_top
13 яшьлек мәктәп укучысы үзеннән көлгән дустын атып үтергән
Бишенче класста укыган малай җиденче класста укыган танышы янына кунакка килгән була. Ул үзенең өлкәнрәк иптәшеннән көлә башлый. Тегесе, үпкәләп, аны куа башлый. Әмма малай чыгып китми. Җиденче класс укучысы, бабайсының ике көпшәле мылтыгын алып, атып үтерә. Ядрә муенына тигән малай ашыгыч ярдәм килгәнче үк һәлак була. 

Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

Сведловск өлкәсенең бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Игорь Мороков ТАССка үзенең шәхсән тикшерүен дә башлап җибәрүен әйткән. Без бу хәлнең сәбәпләрен һәм аңа китергән шартларны тикшерәбез. Шулай ук өлкәннәрнең утлы коралны саклауга салкын каравына да бәя бирербез, дигән ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар