13 яшьлек кызының сафлыгын саткан 35 яшьлек әни кеше кулга алынды
Чиләбедә яшәүче Ирина Гладких кызының сафлыгын 1,5 миллион сумга бәяләгән.
РФ Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Ирина Гладких һәм дусты - тагын бер хатын-кыз 2004 елгы кызның сафлыгын сату өчен Мәскәүгә махсус килгән. Ирина акча җитмәүгә зарлангач, дусты аңа кызын сатарга киңәш бирә. Алар сатып алырга теләүчене Интернет аша эзлиләр. Бер чит ил кешесе табыла, әмма бәясе буенча килешә алмыйлар. Полицейскийлар, сатып алучылар буларак, языша башлый. Ул алыш-биреш ясар өчен кызы һәм дус хатыны белән Мәскәүгә килгән. Ресторанда әни кеше кызының фотосын һәм табиб белешмәләрен күрсәтә. "Сатып алучылар" риза булгач, ул 1,5 миллион сумга кызын сата. Акча ны тапшыруга ук ике хатын да кулга алынган.
Ирина Гладких кызын үзе генә тәрбияләгән, беркайда да эшләмәгән. НТВ каналы мәгълүматлары буенча, ул фахишә булган.
Бу ике хатынны ун елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Кыз әлегә медицина учреждениесендә. Ирина аналык хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.Ирина Гладких.
Иринаның иптәш хатыны.