Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

13 яшьлек кызының сафлыгын әнисе 1,5 миллионга бәяләгән

Сатып алучы табылгач, алар ресторанда очрашкан.

news_top_970_100
13 яшьлек кызының сафлыгын әнисе 1,5 миллионга бәяләгән
Чиләбедән килгән Алина К.ны иптәш кызының гыйффәтлеген сатарга җыенган өчен 3,5 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Баланың әнисе Ирина Г. исә хәзерге вакытта сак астында. Аңа ун елга ирегеннән мәхрүм ителү яный. Бу турыда "Москва 24" хәбәр итте.

Бу ике хатын 13 яшьлек кызының гыйффәтлеген 1,5 миллион сумга сатмакчы булган. Хөкем карарын укыганда Алина К. шулкадәр акырып елаган, судья тавышын ишетеп булмаган. Адвокаты исә срокны киметергә тырышачагын әйткән.



Тикшерү версиясе буенча, бу хатын дустының 13 яшьлек кызның гыйффәтлелеген сатып алучыны интернетта эзләгән. 

Клиент кыш көне табылгач, алар Мәскәүдә ресторанда очрашкан. "Сатып алучы" акча салынган сумканы биргән. Хатын ашыгып акчаны алганда, шуларның бары тик ун меңе генә чын акча булуын абайламаган да. "Сатып алучы" исә хокук саклау органы вәкиле булып чыккан. 

Кызның әнисен һәм аның иптәш хатынын рестораннан чыкканда кулга алганнар. Кызны исә хастаханәгә озатканнар. Табиблар карагач, баланы туганнарына биргәннәр.

Тикшерү мәгълүматы буенча, кызның әнисе Ирина Г. матур киенергә, ял итәргә яраткан. Аның дусты Алина К. да беркайда да эшләмәгән. Тикшерүчеләр бу ике хатынны фахишәлек белән шөгыльләнә дип шикләнә. Шуңа күрә алар өчен 13 яшьлек кызның гыйффәттлелеген сату әһлаксыз күренеш булып тоелмаган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100